Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өч укучы күсе агуы белән агуланган

Дезинфекция вакытында кагыйдәләр бозылу ачыкланган

Кичә Казанның 60нчы мәктәбендә белем алучы өч бала күсе агуы белән агуланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Идарә белгечләре мәктәптә тикшерү үткәргән.

"Тикшерү барышында, документларны караганнан һәм мәктәп персоналыннан сораштырулардан соң мәктәпнең фирма белән килешү буенча кимерүчеләрне агулаулары ачыкланган. Дезинфекция вакытында кагыйдәләр бозылу ачыкланган, шул исәптән кимерүчеләр өчен алдавыч балалар күрә торган урынга куелган булган”, - дип хәбәр итә ведомство.

Кагыйдәләрне бозучы затлар җаваплылыкка тартылачак. Бу вазгыятьне идарә контрольдә тота.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, укучыларның хәле канәгатьләнерлек дип билгеләнә.

Татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев