Өч көн тоташ кар яуды: Кукмара халкы буран тоткынлыгын ничек кичергән
3 көн яуган кар айлык нормадан да артып киткән.
Узган атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә кар шулкадәр күп яуды ки, метеорологларның сүзләренчә, явым-төшем хәтта айлык нормадан да артып киткән. Хәзерге вакытта урамнардан кар түгү эшләре бара.
Коммуналь хуҗалык, юл идарәсе һәм юлларга хезмәт күрсәтүче башка оешмалар көчәйтелгән режимда эшләүләренә карамастан, әле яңарак кына урам, тротуар һәм күпкатлы йорт тирәләре тәртипләнеп килә. Чөнки буран белән “көрәш” вакытында алар бер яктан чистартты, икенче яктан берәр метрлы кар өемнәре хасил булды.
- Шәһәрдә 125 урам исәпләнә. Безнең бурыч - аларны һәм тротуарларны, парк-скверларны тәртиптә тоту. Шуның өчен дә эш сәгатебез кыш көннәрендә төнге сәгать өчтә башланып, кичке сәгать җиде, хәтта тугызларга кадәр дәвам итә. Төрле эш башкаручылар, ишегалды чистартучылар ялларда да хезмәт куя, - ди “Чиста шәһәр” оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова. - Трактор, катнаш юл машинасы, төягеч, грейдерлар өзлексез эштә. Көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәмгә килергә оешмада ике берәмлек техника тәүлек әйләнәсе кизү тора. Үзебезнең - өч, читтән ялланган ике КамАЗ машинасы урамнардан көненә 1150 тонна (115 рейс) кар чыгара. Бу бик күп. Шуның өчен дә узган атнаның өч көнендә кар аеруча күп яуганлыктан, барлык урамнарны, җәяүле юлларын тиз арада гына җыештырып бетерә алмадык. Әмма без аларның берсен дә калдырмыйбыз, чистартып бетерәчәкбез.
“Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы районда 379 чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Аномаль кар яуган чорда оешмада эш өч сменада алып барылган, 22 берәмлек техника җәлеп ителгән.
- Хәзерге вакытта тротуарларны, автобус павильоннары мәйданчыкларын чистарту, металл барьерлы коймалар астындагы карны җыештыру, карны тоткарлау максатларында бульдозерлар белән траншеялар салу, юл кырыйларын кардан чистарту буенча эшләр башкарабыз, - ди “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зарипов. – Һава шартлары начарланган очракта, аеруча явым-төшем, буран, бозлавык вакытында транспорт йөртүчеләрдән сак һәм уяу булуларын, юлларны чистартучы техникага киртә тудырмауларын сорыйбыз, зур йөк автомобильләре шоферларына үзләре белән махсус чылбырлар йөртергә киңәш итәбез. Райондашлар арасында юлга кар чыгарып түгүчеләр дә юк түгел. Моның өчен административ штраф карала. Шулай ук юл хезмәте эшләрен башкаруда кыенлыклар тумасын өчен, транспортны да юлда калдырмаска кирәк.
Кечкенә авылларда хәл ничегрәк икән, кар-буранда күмелеп калмаганнармы? Юллар вакытында чистартылганмы?
2005 елда шәһәрдән Тәмле Чишмәгә күченеп кайткан, бүгенге көндә авылда ялгызы яшәүче Нурулла абый Гайфетдиновның да телефоннан хәлен белештек.
- Минем мондый хәлне күргәнем юк иде. Бу юлы җил аеруча көчле булды, кары да бертуктаусыз явып торды. Ишегалдына чыгып, әле генә сукмаклар ясап куям, буран шул арада эзләремне күмеп китә. Кар көртләре тәрәзәләрне әздән генә капламады, юкса, өйдән генә урманның матурлыгын бөтенләй күзәтә алмас идем. Ярый әле җәйдән күп итеп утын хәзерләгәнмен. Шуның өчен өйне җылыту белән проблемалар булмады, көн саен ике мәртәбә мичкә ягам. Шөкер, электр энергиясе дә өзелмәде. Таныш егетләр кар чанасы белән килеп хәлемне белде, азык-төлек тә китерделәр. Бураннардан соң чишмәгә төшә алганым юк әле, кар тирән, бата. Суны коедан гына алам, - ди ул. – Соңгы берничә елда явым-төшем әз булды. Ә менә табигать ул үзенекен эшли, көйли. Кинәт җылытып, су гына баса күрмәсен.
Акрынлап эресә, җиргә сеңеп барса, файдага гына булачак. Шуның өчен карның күплегеннән зарланмыйк!
Кызыл Октябрь урамнары да киң итеп ачылган, ялт итеп тора.
- Татарстанга буран якынлашуын ишеткәч тә, безнең авыл бик кечкенә, трактор килеп тә җитмәс, ашыгыч рәвештә машина белән чыгасы булса, нишләрбез икән дип, бик борчылган идек. Юкка булган. Җирлеккә 7 авыл керә, урамнар саны да аз түгел. Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов эшне бик яхшы оештырды, өч көн дәвамында иртә-кичен генә түгел, хәтта төнлә дә техника урам юлларын көрәде, - дип сөенеп шалтыратты Фидания ханым Мөлекова. – Өч көн эчендә яуган карны инде атна буе әкренләп койма буйларына, бакчага түгәбез. Көн матур, саф һавада эшләү бик рәхәт.
Кар-бураннан соң кайбер күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә кулларына көрәк алды, җәяүле һәм транспортка йөрү өчен юл ясалды.
Шәхси тракторы булганнарга да эш җитәрлек иде. Бер райондашыбызның сүзләренә караганда, техника белән кар чистартуның сәгате 2 мең сумнан башлана икән. “Капка төбе, ишегалларындагы карларны түгәбез. Заказлар бик күп, җитеш кенә. Авылларга чыккан юк, чөнки өлгерә алмыйбыз”, - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев