Нырья авылы остасы Лидия Осипова: Яраткан эш белән шөгыльләнү - зур бәхет
Өенең бусагасыннан ук биредә нечкә хисле, эш сөючән, иҗади хатын-кыз яшәвен тоясың. Аның барлык картиналары стеналарга эленгән
Сабантуй бәйрәме уңаеннан оештырылган күргәзмәдә бу картиналарны күргәч, аларны башкаручының искиткеч осталыгына сокландым. Безнең җирлектә дә иҗади пенсионер хатын-кызлар яши икән.
Лида Осипова Иске Юмья авылында күп балалы гаиләдә туган. Ош.Юмья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Түбән Күзмис авылына килен булып килгән. Нырья сигезьеллык мәктәбендә лаборант булып эшләгән. Шул ук вакытта Пермь педагогия училищесында укып, “4-8 сыйныфларда хезмәт һәм сызым фәннәрен укыту” белгечлегенә ия була. Яшь укытучыга хезмәт дәресләрен укытуны тапшыралар.
- Беренче дәресләр бүгенгедәй хәтердә: бөтен мәктәпкә бер генә “Подольский” дигән кул белән әйләндереп тегү машинасы бар иде. Хәзер ул вакытларны сагышланып искә алам, тормыш ничек үзгәрде бит. Соңрак, өч елдан соң, аяклы тегү машиналары китерделәр, - дип, хәтерен яңарта Лидия Туктаровна.
Укучыларны терлекчелеккә дә өйрәткәннәр. Балалар яшьтән үк эшне белеп үссен, дип, колхоз 8 бозау биргән, аларны мәктәп янындагы махсус бинада салкын ысул белән асраганнар. Бозауларны карау өчен әти-әниләре фермада эшләүче һәм терлекчелекне яхшы белүче балаларны сайлап алганнар. Алар дәресләргә кадәр колхоз сараеннан ат белән печән алып килгәннәр, бозауларны көненә өч тапкыр ашатканнар. Моның өчен колхоз аларга берничә сум акча түләгән.
Тора-бара югары белем таләп ителә башлагач, Лидия Туктаровна Казан дәүләт педагогия институтына укырга кергән. Аны тәмамлап, башлангыч сыйныфларда белем бирә башлаган. Крестик белән чигүгә исә лаеклы ялга чыккач тотынган.
- Укыткан чагымда шундый хыял белән яшәдем, тик һаман да кул җитмәде, - дип сөйли оста. – Гади генә рәсем сатып алдым һәм чигәргә үзем өйрәндем. Дөрес, башта ук яхшы килеп чыкмады. Беренче эшем “Көчек” дип аталды. Бер картинага бер ай кирәк булды. Зур игътибарлылык кирәк, юкса, сүтәргә туры киләчәк. Ә сүтү чигүгә караганда авыррак. “Диңгез” картинасын ике-өч ай чиктем. Рәсемнәрне журналлардан эзләдем. Чигәргә утыргач, бар нәрсәне онытып, илһамланып эшли идем. Яраткан эш белән шөгыльләнү – бәхет бит ул.
Чигүдән тыш, ул Космо-Демьян приходында бәйләү дәресләре үткәрә. Өенең бусагасыннан ук биредә нечкә хисле, эш сөючән, иҗади хатын-кыз яшәвен тоясың. Аның барлык картиналары стеналарга эленгән.
Бөтен йорт эче гөлләргә күмелгән, бер мизгелгә мин җәй исен сизгәндәй булдым. Ә нинди йон оекбашлар бәйли ул! Сәйләннәр белән чигеп, ыргак белән бәйләп бизи. Бу җыйнак, ямьле өйнең һәр почмагында сәнгать әсәре.
- Заман кешесенә шулкадәр чигү нигә кирәк? - дип сорадым мин киткәндә.
- Чигү бик файдалы. Беренчедән, ул бүгенге ыгы-зыгылы тормышта күңел тынычлыгы бирә. Без барыбыз да нервлы, тискәре хәлләрне карыйбыз, начар йоклыйбыз, ачуланышабыз... Ә кул эшләре сезнең җылыны, сезне саклый. Бу бик мөһим, - дип җавап бирде оста.
Ул 39 ел гомерен балаларга багышлаган. Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны исемнәренә лаек булган. Тормыш иптәше Валерий Семенович белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары әнисе юлыннан киткән: чигә, тегә. Уллары инде 27 ел буе математика фәнен укыта. Тормыш иптәше күп еллар буе Нырья мәктәбе директоры, аннары авыл мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләде. Кызганычка каршы, аның гомере 54нче яшендә фаҗигале рәвештә өзелде.
Айна ПАВЛОВА,
Балды-Кенә авылы китапханәчесе
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев