Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ныртыда мөмкинлекләре чикле балалар белән бик эчтәлекле чара үткәрелде

Анда балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, презентация аша тормыш юлларының кызыклы мизгелләрен күрсәтелде

Нырты мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар Энҗе Гәрәева һәм Илназ Имамиевлар катнашында “Сезгә мин күңел җылысын бүләк итәм” дигән кичә үткәрелде. Анда балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, презентация аша тормыш юлларының кызыклы мизгелләрен күрсәтелде. Шулай ук “Кешегә карап, кеше була бел - олы җанлының ише була бел!” исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштык. Иҗади кичә күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балалар бигрәк тә җырчы Элвин Грейның фонатлары буларак, күбрәк аның җырлары яңгырады. Балалар сорауларга бик эчтәлекле җаваплар бирделәр, уеннарда актив катнаштылар, үзләренең хыяллары белән дә уртаклаштылар. Кичә бик җанлы, җылы үтте. Ахырдан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X