Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ныртыда китап сөючеләр белән кичә үткәрелде

Кичәгә туган якның шигьри җанлы кешеләре Рауза Хуҗиева һәм Хөршидә Касыймовалар да чакырылган иде

Нырты авылы китапханәсендә мәдәният йорты, Ак калфак оешмасының “Бердәмлек” хатын-кызлар клубы белән берлектә “Талантлы син, туган җирем” дигән әдәби чара үткәрелде. Кичәдә якташ әдипләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек, авылыбызның иҗатка сәләтле, туган якның шигьри җанлы кешеләре Рауза Хуҗиева һәм Хөршидә Касыймовалар белән очрашып, якыннан таныштык. Шулай ук якташ язучыларның хезмәтләреннән “Күктә - йолдызлар, җирдә без бар” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларга күзәтү ясалды. Килгән кунакларыбыз халыкка үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Үзенең туган телен, тарихын, мәдәниятын белеп үскән кеше генә киң карашлы, тирән белемле була. Кичә бик күңелле үтте һәм түгәрәк чәй өстәле артында тәмамланды, дип хәбәр итте Гөлнур Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk