Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нырты мәктәбендә якташ шагыйрәбез, Төркәш авылында туып-үскән Гөләндәм Галиева белән очрашу узды

Кичә барышында Гөләндәм Галиева инде укучылар яратып өлгергән шигырьләре белән беррәттән, әле генә табадан төшкәннәре белән дә таныштырды.

Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, дигәнне хуплап, без туган мәктәбебездә якташ шагыйрәбез, Төркәш авылында туып-үскән Гөләндәм Галиева белән очрашу оештырды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән «Яңгыра, шигырь, күңелләрдә шатлык-моңнарың белән» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә яшьлек дустым Гөләндәм ханым бик теләп кайтты.

Гөләндәм Исрафил кызы 1976 елда Төркәш авылында туа. Нырты урта мәктәбендә белем алып, Казан дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Дистә еллап Аксубай якларында гомер кичерә, гимназиядә балаларга белем бирә. Биредә ул мөгаллимлек итүдән тыш, фәнни-методик эш белән дә шөгыльләнә: аның 2010 елда чыккан «Туган як материалларына нигезләнеп төзелгән дидактик күнегүләр җыентыгы» методик кулланмасы Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан хуплау таба һәм күпләп бастырылып, төбәк укучыларына таратыла.

2012 елда алар гаиләләре белән Түбән Камага күченә, биредә Гөләндәм Галиева укытучылык эшен дәвам итә. Бүгенге көндә ул – Түбән Кама муниципаль районы хакимиятенең рәсми сайт мөхәррире.

Сабый чагыннан ук әдәбиятка гашыйк якташым үзе дә шигырь-хикәяләр иҗат итә, 2008 елда аның «Тәүге адымнар» дигән беренче җыентыгы дөнья күрә. Әсәрләре, язмалары «Идел», «Мәгариф», «Фән һәм мәктәп», «Мәйдан» журналларында, Кукмара, Аксубай, Түбән Кама җирле газеталарында, «Безнең гәҗит», «Акчарлак», «Язмышлар», «Мәгърифәт» кебек республика басмаларында дөнья күрә. 2018 елның көзендә шагыйрәнең «Күңел тәлгәшләре» дигән яңа җыентыгы басылды.
Гөләндәмнең иҗат тематикасы, нигездә, туган җир, ата-ана, гаилә, дуслык, мәхәббәт, мәктәп тормышы турында.

Кичә барышында Гөләндәм Галиева инде укучылар яратып өлгергән шигырьләре белән беррәттән, әле генә табадан төшкәннәре белән дә таныштырды. Шулай ук укучыларның берсеннән-берсе кызыклы сорауларына җавап бирде. «Сезне иҗат итәргә нәрсә илһамландыра?» - дигән сорауга шагыйрә: «Туган авылыма, туганнарыма, гаиләмә, кешеләргә булган мәхәббәт», - диде.

Нырты авылы китапханәсе мөдире Гөлнур Иванова якташ язучыларыбызның иҗаты буенча китап күргәзмәсе оештырды, шулай ук кунагыбызның берсеннән-берсе матур шигырьләрен укыды. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышларын залда утыручы һәр кеше көчле алкышларга күмде. Аларның дәртле җырлары кичәбезгә ямь өстенә ямь өстәде. Очрашу ахырында якташыбыз Гөләндәм Галиева һәркемгә зур рәхмәтен белдерде.

«Бүген мин биредә үземнең укыган елларымны искә төшердем, белем һәм тәрбия биргән укытучыларымны күрдем, якташларым турында бик күп яңалык белдем», - диде ул.

Очрашу барышында шундый фикергә килдем: талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәкми икән, алар безнең арада. Яшь буынга белем һәм тәрбия биргәндә нәкъ менә иҗатларына игътибар итсәк иде!

Әлеге чара матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды.

Гөлнара МИРЗАГАЯНОВА,

Нырты мәктәбенең татар теле укытучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X