Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Нырты җирлегендә хисап җыелышы узды

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә быгышланган иде.

Районда халык җыеннары дәвам итә. Кичә ул Нырты авыл җирлегендә узды. Җирлек халкы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге төркем очрашты. Анда авыл җирлеге башлыгы Тахир Котдусов, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдиновларның чыгышлары тыңланды.

Нырты җирлегендә хисап җыелышы узды

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Шулай ук сорауларга җавап бирелде. Җирлек халкын юлларның төзеклеге, урамнардагы ут баганаларында лампочкаларның яну вакыты һәм башка сораулар борчый.

Нырты җирлегендә хисап җыелышы узды

Җирлектә барлыгы 243 хуҗалыкта 796 кеше яши. 2023 елда 2 бала туган, 9 кеше вафат булган. Хезмәткә сәләтле 313 кешенең 205е авыл хуҗалыгында, 48 кеше бюджет өлкәсендә эшли. Шулай ук биредә эшмәкәрләр, фермерлар, читкә китеп эшләүчеләр дә бар.

«Җирлек халкының күбесе мал асрый. 160 мөгезле эре терлекнең 81е — савым сыерлар», — дип сөйләде Таһир Котдусов.

Нырты җирлегендә хисап җыелышы узды

Шулай ук ул дәүләт, үзара салым программалары буенча башкарылган эшләргә дә тукталды.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев