Нырты авылында өч күренекле нәселнең зур бәйрәмнәре үтте
Бәйрәм барышында тамашачылар күңелендә дуслык, хөрмәт һәм ярату хисләре туды.
Нырты китапханәчесе Гөлнур Иванова билгеләп узганча: «Бу ел авыл өчен аеруча истәлекле булды: өч күренекле нәселнең зур бәйрәмнәре үтте. Әлеге гаиләләрнең тормыш юлы һәм хезмәтләре — авыл халкы өчен чын горурлык».
Бәйрәмдә Ныртының хөрмәтле нәсел вәкилләре зурлап искә алынды. Чара истәлекле даталарны гына билгеләү түгел, ә гаилә кыйммәтләренең саклануын һәм милли мирасыбызның буыннан-буынга тапшырылуын искәртү көне дә булды. Авыл халкы аларга карата ихлас теләкләрен җиткерде, чөнки бу гаиләләрнең казанышлары авылның рухи байлыгын тагын да баетты.
Кичәнең иң җылы мизгелләренең берсе — Гобәйдуллиннарның 54 еллык уртак тормыш юлы турында сөйләгән вакытлары. Күңелләргә якын һәм көлке тудырган бу хатирә гаиләнең ихласлыгын, бердәмлеген чагылдырып кына калмады, ә залга җылылык өстәде.
Бәйрәм барышында тамашачылар күңелендә дуслык, хөрмәт һәм ярату хисләре туды. Чараны алып баручы, бермәл күңелле ноталарга күчеп: «Әйтегез әле, яшь чакта кыз сорарга бару йолалары бар идеме?» — дип шаяртып сорады. Бу сорау җанлы шау-шу тудырып, барысы да җавапны көтә башлады.
Шунда гаилә башлыгы Марсель абый көлеп, тавышын әкренәйтеп, җыелган халыкка сер итеп әйткәндәй сөйли башлады:
— Кукмарадан Туембашка кыз сорарга җәяү кузгалдым. Кайда тукталырга да белми идем бит. Баргач, ярты көн кунак булдык, әби-бабайның рөхсәтен алып, кайтырга чыгып киттек. Тауга менгәндә бер мотоцикл безне куып җитте. Карасам, Илзәния апагызның туганы икән. Менә шулай итеп, 54 ел иңгә-иң куеп, бергә тормыш кичерәбез, — диде ул.
Залның һәрбер почмагында елмаю пәйда булды, халык рәхәтләнеп көлде, ә шушы мизгел барча тамашачыларны җылытты. Шуннан соң Марсель абый, сүзен шаяртып тәмамлап: «Хәзерге заманда, белмим инде, кыз алып кайтырга болай җәяү йөрмәссең... Самолетмы, әллә Джипка утырыпмы... Әмма бернәрсә үзгәрми: мәхәббәт һәм тугрылык!» — дип өстәде. Бу сүзләр тагын да күбрәк уйлануга сәбәп булып, һәркемнең күңелендә мәхәббәтнең һәм тугрылыкның гасырлар аша сакланып калуы турында тирән аңлау уятты.
Авылның мәдәни тормышында аерым урынны биләгән Хәйруллиннар гаиләсе үзләренең җыр-моңнары, сәнгатькә булган чиксез мәхәббәте белән авыл халкын сокландырды. Алар һәр чарада актив катнашып, бәйрәмнәрне ямьләндереп кенә калмый, ә авылның мәдәниятен дә үстерүгә зур өлеш кертә икән.
Бу кичтә хезмәттәшебез, Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова да махсус кунак буларак сәхнәгә күтәрелде. Аның моңлы тавышы, йөрәкләргә үтеп керерлек дәртле һәм хисле җырлары белән залда искиткеч мохит туды.
Хәйруллиннарның иҗаты һәм Фирдәүсә апаның таланты бергә кушылып, авыл халкына ныклы бердәмлек, мәхәббәт һәм тугрылык тойгысы бүләк итте. Менә шулай сәнгать аша без бер-беребезгә якынлашабыз һәм бердәмлектә көч табабыз.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле — Ивановлар гаиләсенең чыгышы. Ник дигәндә, алар хезмәт сөючән генә түгел, ә хәрби батырлыклары белән дә авыл халкына яхшы таныш гаилә. Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән, курку белмәс ир-егетләребез арасыннан Ивановларның батыр улы Альберт хәрби хезмәткә китте. Икенче улы Артур исә Ватан алдындагы бурычын башка өлкәләрдә намус белән үтәп, туган җирен яклап хезмәт итә. Альберт — прапорщик, ә Артур офицер дәрәҗәсендә үз эшен уңышлы башкара. Ивановларның ике улы да үзләренең көчле рухлары, батырлыклары һәм хезмәтләре белән гаиләнең горурлыгына әверелде. Аларның тарихы — безнең өчен үрнәк.
Залдагы тамашачылар шунда ук әлеге ханымның күзләрендәге тирән моңсулыкны сизеп алды. Улының хәвефле шартларда булуы аны һәрвакыт борчыса да, ул баласының батырлыгын һәм Ватанга күрсәткән хезмәтен аңлавы белән аерылып торды. Бу күренеш, чын мәгънәсендә, гаиләнең бердәмлеген, горурлыгын тагын бер кат исбатлады.
Чыннан да, тырышлык, мәхәббәт һәм тугрылык белән яшәгән гаиләләр — авылның киләчәген билгеләүче төп кыйммәтләрнең сакчылары.
Фәния РӘХИМОВА,
Байлангар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев