Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нух Идрисов “эзләре” буйлап

    Карелия Республикасы башлыгы грантлары конкурсы нигезендә гамәлгә ашырылучы “Карелиянең милли мәдәниятендә хәрби аспектлар” проекты кысаларында Кукмарага бер төркем делегация килде

    Кунаклар матросовчы, Суоярвск районын азат итүдә башын салган шагыйрь Нух Идрисов “эзләре” буенча үтте.
    Батыр йөрәкле якташыбыз тумышы белән Битләнгер авылыннан. Аның әтисе дә, Гражданнар сугышында катнашып, яу кырыннан авыр яраланып кайта. Гаиләсен туендыру өчен Донбасс якларына эшкә барган вакытта ахыргы сохариларын бөтенләй таныш булмаган балаларга ашатып, үзе ачлыктан шешенеп үлә. Ул вакытта Нухка нибары өч яшь була. Әтисендәге асыл сыйфатлар улына да күчә. Ул кечкенәдән кыю, тырыш, батыр йөрәкле булып үсә, 12 яшеннән үк тормыш йөген тарта башлый. Почтада эшли, склад мөдире, бригадир вазыйфаларын башкара, клубны җитәкли, колхозның комсомол ячейкасы секретаре, Ворошилов исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә. Армиядә хезмәт иткән вакытта СССРның көнчыгышында шәһәр төзелешендә эшли. 1943 елның гыйнварыннан ВКП(б) әгъзасы булып тора. Сугышка алынганда ул гаиләле була, туган якларында тормыш иптәше һәм кызы Гүзәл кала. 1944 елның 27 июлендә Карелиядәге Толвоярви күле янындагы биеклекне алган вакытта рота командиры, лейтенант Нух Идрисов, күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, сугышчан дусларына җиңү яуларга ярдәм итә.
    Түбән Өскебаш авыл җирлеге якташыбыз Нух Идрисов турында бик күп хатирәләр саклый. Шуңа күрә кунаклар белән очрашу матросовчы исемен йөртүче Түбән Өскебаш мәктәбендә башланып китте. Белем йортының ишегалдыннан ук кунакларны батырның истәлегенә куелган һәйкәл каршы алды. Мәктәпнең диварларында исә Нух Идрисов тормышы һәм ул җирләнгән Суоярвск районына үткәрелгән экспедиция сурәтләнгән стенд эленгән.
    Карелиягә юл тоткан “Хәтер” экспедициясе белән Түбән Өскебаш мәктәбе укытучысы, эзтабарлар төркемен оештырган Рифат Җәләлиев җитәкчелек итә. Бу бик дулкынландыргыч сәфәр була, чөнки батырның җәсәден кеше аяк басмый торган тыюлыктан алып, икенче аланга күчерәләр.
    - Әлеге экспедициянең башында якташыбыз, ул чакта район газетасында эшләгән Шаһинур Мостафин тора, ул безне канатландырды, - дип сөйләде Рифат Җәләлиев. - Батырның каберен шундагы урманчы табып ала. Аның ташына “Ух Идрисов” дип язылган була. Шуннан соң башланган эзләнүләр якташыбызны табарга мөмкинлек бирә.
    Очрашуга Нух Идрисовның Мамадышта гомер итүче ике оныгы да килгән иде.
    - Бабай турында без әнинең истәлекләре буенча беләбез. Аны еш кына мәктәпләргә очрашуларга чакыралар, ул анда бабай турындагы хатирәләре белән бүлешә иде. Мин дә бабам кебек озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләдем, бүгенге көндә авыл җирлеге башлыгы булып торам. Без патриотлылык рухында тәрбияләндек. Тугызынчы сыйныфта укыганда Петрозаводскига экспедициягә барганны яхшы хәтерлим, - диде Мамадыш районының Тулбай авылыннан Илшат Зыятдинов. – Бабайның каберен ихтирам белән карап-тәрбияләп торганнары өчен без карелиялеләргә бик рәхмәтле, аны тагын бер зиярәт кылырга мөмкинлек чыкса, бик яхшы булыр иде.
    Түбән Өскебаш авыл китапханәсендә эшләүче Фирдәвия Закирова да – Нух Идрисовның якын туганы: матросовчы аның бабасының бертуган энесе икән. Ул моның белән чын күңеленнән горурлана.
    - Карелиядән кунаклар киләсен ишеткәч, бик шатландым. Күз алдымнан балачагым йөгереп узгандай булды. Карелиягә үткәрелгән экспедициядә мин дә катнашкан идем. Ул вакытта җиденче сыйныфны тәмамлаган яшүсмер кыз булсам да, андагы ак төннәрне, кунакчыл халкын мәңге онытасым юк. Мин бүгенге көндә дә Суоярвск районының үзәк китапханәсе белән элемтәдә торам. Шуңа күрә анда бабамның исемен мәңгеләштерү буенча башкарыла торган барлык эшләрдән хәбәрдар. Бабамның каберендәге ташны, Нух Идрисов урамына куелган элмә тактаны алыштыруыгызны да беләм, без моның өчен бик рәхмәтле, - диде Фирдәвия Закирова.
    Кунаклар матросовчының оныклары, якыннары белән очрашып кына калмадылар, батырның “эзләре” буенча туган авылы Битләнгердәге нигезенә юл тоттылар, кайткач каберенә салырга дип, туфрак алдылар, шулай ук зираттагы обелиск-һәйкәл янында булдылар.
    - Суоярвск районын сугыш хәрәкәтләренең
    “аренасы” дип әйтергә була. Аның территориясендә 20нче гасырның өч зур сугышы узган, һәм аларда бөтен Советлар Союзыннан бик күп солдатлар һәлак булган. Шулар арасында ике батыр Татарстан Республикасыннан. Аларның исемнәре урамнарга бирелеп мәңгеләштерелгән. Шуларның берсе Нух Идрисов булса, икенчесе - Советлар Союзы Герое Никита Кайманов, - дип сөйләде Суоярвск районының Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Наталья Ларионова. – Безнең районга килеп, кемнән генә сорасагыз да, Нух Идрисов турында бик яхшы беләләр. Ел саен үткәрелә торган шигырь сөйләүчеләр конкурсларында аның шигырьләрен яратып сөйлиләр. Якташыгызның кабере һәрвакыт каралган. Шуңа күрә якыннары борчылып тормасыннар иде, без аны онытмыйбыз.
    “Карелия иҗтимагый оешмаларының ресурс үзәге” ассоциациясенең генераль директоры Николай Оськин:
    Соңгы берничә елда безнең оешма милли мәдәни берләшмәләр белән берлектә халыклар бердәмлеген, тарихи хәтерне саклап калу буенча зур эш башкара. Чөнки республикабыз тарихи вакыйгаларга бик бай. Әлеге проектны да без икенче елын алып барабыз. Хәзерге заманда яшьләрне үткәнебез белән кызыксындыру җиңел түгел, шуңа күрә яңа алымнар эзләргә, бәлки хис-кичерешләргә күбрәк игътибар итәргә кирәктер. Алга таба да Кукмара районы белән хезмәттәшлек дәвам итәр, һәм без бу өлкәдә бергәләп эшләрбез дип ышанам.

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: