Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нормабашта – өч бәйрәм

Әлеге очрашуга вафат булганнарның туганнары, балалары да чакырылды

Күңелле мәктәп еллары артта калганга әле кичә генә кебек, баксаң, 50 ел вакыт узып та киткән. Без бер сыйныфта, Байлангар, Нормабаш, Сазтамак, Каенсар, Иске Йорт, Янсыбы авылларыннан килеп, 31 бала укыдык. Гап-гади татар мәктәбен тәмамласак та, барыбыз да диярлек югары яки урта махсус белем алып, үзебез яраткан эшләрдә эшләдек, тормышта үз урыныбызны таптык. Мәктәптән соң да бер-беребезне югалтмадык, һәр биш ел саен очрашып тордык. Инде менә июнь аенда унынчы очрашуга җыелдык. Кызганыч, шушы илле ел эчендә югалтулар да күп булды, ни кызганыч, әлеге очрашуга унберебез килә алмады. Без аларны онытмыйбыз, гел сагынып искә алабыз. Әлеге очрашуга сыйныфташларны гына түгел, вафат булган дусларыбызның туганнарын, балаларын да чакырдык.

Арабызда сәләтле кешеләр күп. Шуларның берсе – мәрхүм Сәгыйдулла Шаһабиев. Мәктәптәге, авылдагы бер генә чара да аның гармун, баян көйләреннән башка узмады. Мәктәптән соң кайда гына яшәсә, эшләсә дә, кулыннан баянын төшермәде. Якутия, Магадан якларында ул уйнаган татар моңнары күпләрнең салкыннан күшеккән күңелләрен җылытты. Кукмарада узган төрле конкурсларда үзе уйнап, үзе җырлап, дипломант, лауреат дәрәҗәләре алды. Шушы очрашу көнне аның туган авылы Нормабашта “Авыл бәйрәме”н һәм Сәгыйдулла Шаһабиев истәлегенә халык музыка уен коралларында уйнаучыларның районкүләм бәйгесен үткәрдек. Катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk