Нина һәм Виталий Васильевлар: Иң мөһиме – хезмәтеңнән канәгать булып, өеңә кайту
Алар киез итек-киез комбинатының итек түшәү цехында хезмәт куюялар.
Эшне бәхетне эшендә күрер. Әлеге юллар киез итек-киез комбинатының итек түшәү цехында хезмәт куючы ирле-хатынлы Нина һәм Виталий Васильевларга аеруча туры килеп тора. Аларның берсенең эш стажы – 22, ә икенчесенең – 25 ел.
Нина ханым мәктәпне тәмамлагач, берничә ел күмәк хуҗалыкта хезмәт куя да киез итек-киез комбинатына эшкә килә.
«Миңа ул чакта 20 яшь иде. Кадрлар бүлеге хезмәткәре белән сөйләшкәнемне дә, итек түшәү цехындагы беренче эш көнен дә бүгенгедәй хәтерлим. Цех зур, кеше күп, станоклар гөрелтесеннән бер-береңнең тавышын да ишетерлек түгел. Һай Аллам, күнегә алырмынмы икән дип, бик борчылган идем. Бераздан тырышсаң, авыр хезмәттән курыкмасаң, теләсә нинди эшкә өйрәнергә мөмкин булуын аңладым. Аннары әлеге һөнәрне тиз арада үзләштерә алуымда коллективның дуслыгы, остазларның үсендереп торуы, аларның акыллы киңәшләре дә ярдәм итте. Бер ай өйрәнчек булып йөргәннән соң, мине аерым бригадага билгеләделәр. Шуннан бирле бер урында баш күтәрми эшлим дә эшлим. Йон катламының калынлыгын билгеләү өчен, кул бармакларының сизгер булуы кирәк. Мин инде бу эшкә тәмам ияләнеп беттем ки, хәтта күзләремне йомып та итекнең нигезен ясый алам. Быел биредә хезмәт куюыма 25 ел тула», - ди Нина Федоровна.
Васильевлар икесе дә бер бригадада эшли. Гаилә башлыгы исә цехка 2000 елда урнашкан.
«Киез итек-киез комбинаты безнең гаилә өчен аеруча якын. Мәрхүмә әнием Зоя да итек түшәү цехында күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан иде. Бертуган сеңлем дә комбинатта хезмәт куя. Хатыным да биредә. Бергәләп эшләсәк, Нинага бераз җиңелрәк булыр дип уйлап килгән идем мин, хәзер инде китәсе дә килми. Төп вазыйфам – түшәлгән итек формасын җөйләре калмаслык итеп тигезләү һәм басу. Бер итеккә якынча биш минут вакыт китә. Без 32, 33, 35нче үлчәмдәге ирләр итекләре ясыйбыз. Бригадада дүрт кеше. Һәрберебезнең эшләре бүленгән. Көнгә уртача 140-150 пар итек әзерләп, ОТКга җибәрәбез. Бригада булгач, бердәмлек аеруча мөһим. Шуның өчен һәрчак ярдәмләшеп эшлибез. Хезмәтебез өчен вакытында акчасы түләнә, ике көн ял итәбез. Станок артында эшләү җиңел булмаса да, җимеше татлы. Иң мөһиме – хезмәтеңнән канәгать булып, өеңә кайту», - ди Виталий Владимирович.
Цех җитәкчесе Раузалия Мингалиева да үзенең кул астындагы егет-кызларны мактап бетерә алмый.
«Бүгенге көндә цехта 37 кеше эшли. Барысы да тырыш, үз эшләрен тиешенчә башкаралар. Мин алардан бик канәгать. Хатын-кызлар – 20, ә ир-егетләр 25 елдан соң комбинат ветераннары дип йөртеләләр. Нина да ветеран инде безнең. Яшьләргә менә дигән остаз ул», - ди җитәкче.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев