Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Әнием юл фаҗигасенә очрады. Мин 500 сум ярдәмгә дә риза булыр идем. Зинһар, ярдәмеңнән ташлама"

Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы Индира Бакирова сүзләренә караганда, мошенниклар соңгы вакытта аеруча күбәйгән

Социаль челтәрләрнең берсендә якын танышымнан мондый эчтәлектәге СМС хәбәр килеп төште: “4 июльдә әнием юл фаҗигасенә очрады. Ул күпсанлы тән җәрәхәтләре алган, хәле бик авыр. Хәзерге вакытта әнием аңсыз. Газиз кешемне үлем тырнагыннан алып калу өчен, операция ясарга 238 мең сум акча кирәк. Мин 500 сум ярдәмгә дә риза булыр идем. Зинһар, ярдәмеңнән ташлама”. Әнисен дә бик яхшы белгәнгә, кат-кат укып чыктым бу хәбәрне. Банк реквизитларын да берничә тапкыр күз уңыннан уздырдым. Тиз генә телефонына шалтыратып хәлен белешәсе дә бит, юк шул. Ничек кенә акча юллыйм икән, дип баш ватам. Мин, җыенып, якындагы банкоматка чыкканчы, тагын телефоным чылтырый. Танышымның: “Мошенниклар минем интернет челтәрендәге битне “ватканнар”, әни белән бар да яхшы, ул өйдә”, - дигән сүзләрен ишеткәч, күктән җиргә төшкән сыман булдым. Бу хакта күп тапкыр сөйләп һәм язып торуга карамастан, кырыгалдарлар кармагына чак кына эләкми калдым түгелме соң?! Әлеге хәлне полиция хезмәткәрләренә сөйләгәч:

- Бер син генә түгел, бик күп андыйлар. Көчле психолог бит ул мошенниклар. Шуңа күрә халыкның башын бутау алар өчен берни түгел. Игътибарлырак булырга кирәк, - дип “тынычландырды”лар. 

Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы Индира Бакирова сүзләренә караганда, мошенниклар соңгы вакытта аеруча күбәйгән. 

- Кырыгалдарларның иң еш файдалана торган алымнары түбәндәгеләр: якын кешеңнең бәлагә юлыгуы, банк картасы гамәлдән чыгарылу, таныш түгел сайтларда товар өчен акча күчерү, табылган документларга акча сорау (мошенниклар интернет мәйданчыкларында мондый төр белдерүләрне карап кына тора), “Авито”да сату, - ди ул. – Узган атнада Кукмарада бер ир-ат интернет челтәре аша моторлы көймә сатып алырга тели һәм аның өчен күрсәтелгән сумманың бер өлешен түли. Билгеле инде, аның акчасы юкка чыга, товар да килми. Шулай ук телефонның СИМ-картасын “Мобиль банк” хезмәтенә тоташтыру да аянычлы төгәлләнергә мөмкин. 16 июльдә безгә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте һәм банк картасыннан 12900 сум акчасы югалу хакында гариза язды. Тикшерү барышында билгеле булганча, әлеге ханым быелның май аеннан үзенең СИМ-картасыннан файдаланмаганлыктан, ул блокировкалана. Әмма блокада ясаган очракта да “Мобиль банк” хезмәте “өзелми”. Шунлыктан караклар җайлы гына аның акчаларын үзләштерә. 

Сноуборд сату турында басылган белдерү хуҗасының кармагына да эләгүчеләр була. Бер кукмаралы 6800 сум акчасыннан колак кага. Икенче берәүнең банк картасыннан 28 мең сум акчасы урлана. Өченче берәүдән карак, кредит рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә вәгъдә биреп, 39935 сум акчасын ала һәм эзсез югала. 

- Әле шушы көннәрдә генә Казан шәһәре кешесенә карата кузгатылган җинаять эше район судына җибәрелде, - дип сүзен дәвам итә Индира Бакирова. – Ул 2016 елның июнендә интернет аша кәрәзле телефоннарга зыян китерә һәм законсыз рәвештә андагы мәгълүматларга үтеп керү мөмкинлеге булган махсус программа сатып ала. Әлеге программа ярдәмендә ир-ат Кукмарада яшәүченең банк картасыннан 40 мең сум акчасын урлый. Тикшерү барышында без бу ир кешенең эзенә төштек. Ул үз гаебен тулысынча таныды, акчаларны хуҗасына кайтарды. 

Игътибарлы булыгыз!

Кырыгалдарлар теге яисә бу хезмәт өчен яисә товар сатып алганда акчаны курьерга тапшыру, банк картасы, кәрәзле телефонга күчерүне таләп итәргә, шулай ук карта мәгълүматларын алу өчен, банкоматка барып, алар әйткән операцияләрне башкарырга, телефонга килгән кодны сорарга мөмкиннәр. Болар барысы да – мошенниклар куллана торган психологик алымнар. 
Банк беркайчан да телефон аша үзенең клиентларыннан карта мәгълүматларын: аның номерын, картаның икенче ягындагы код, исем-фамилия, әтисенең исемен, картаның гамәлдәге вакытын, банктан килгән код турында хәбәр итүне сорамый! Караклар банк картасы мәгълүматларын белгән икән, тиз арада картада күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга һәм аңа блокировка ясарга кирәк. 
Өлкән яшьтәге туганнарга, күршеләргә мошенниклар, алар кулланучы алымнар турында сөйләргә, телефоннан аралашканда мошенникларга юлыккан очракта, үзеңне ничек тоту турында аңлату мөһим. Өлкәннәр банк картасыннан файдаланганда ярдәм сорасалар, шулай ук битараф булмасак иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk