Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ничек дөрес тукланырга?

Әлеге сорау белән белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Соңгы елларда спортка, сәламәтлекне ныгытуга зур игътибар бирелә башлагангамы, ПП яисә, безнеңчә әйткәндә, дөрес туклану дигән сүзләр еш телгә алына. Әлбәттә, моны начар күренеш, димәс идем. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы бар. Бигрәк тә формалашып бетмәгән яшүсмерләргә әлеге туклану ысулы ничек тәэсир итә? Аны интернет челтәрләрендәге шикле диеталар белән ничек бутамаска? Әлеге сораулар белән белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Лилия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, гомуми практика табибы, Кукмара:

- Аз хәрәкәтләнү һәм дөрес тукланмау сәбәпле, бүгенге көн яшүсмерләре арасында симерү яисә ябыгу күзәтелә. Шулай ук гастрит, холецистит кебек авырулар да яшьләр арасында очрый. Кемдер консервланган продуктлар, камыр ризыклары белән мавыкса, икенчеләре, тизрәк ябыгам дип, иртәнге аштан да баш тартырга мөмкин. Коры чәй эчеп ашказанын алдалыйлар. 

Организмның дөрес үсеше өчен иң мөһим продуктларга ярмалар, балык, итле шулпа, яшелчә, җиләк-җимешләр керә. Сөт ризыкларыннан да баш тартырга киңәш итмәс идем. Ә тәм-томны киметү зыян итмәс.
Газлы эчемлекләрне дә еш кулланалар. Аның составында булган шикәр һәм фосфор кислотасы симерүгә, сөякләрнең нәзеклегенә, гормоннар эшчәнлегенең, тешләрнең эмале бозылуына китерә.
 
Ризидә БОРҺАНОВА, табиб-терапевт, Байлар Сабасы: 

- Яшүсмер чор – организмның интенсив үсеш чоры. Бу дәвердә яшәү рәвеше, ә аның белән бергә яшүсмерләрнең туклану гадәтләре дә сизелерлек үзгәрә. 14-16 яшь – ул эчке секреция бизләренең актив формалашкан вакыты. Дөрес тукланмау организмның тиешле матдәләргә туенмавына, нәтиҗәдә үсеш процессларының тоткарлануына китерә. Бу очракта баш әйләнүе, көчле хәлсезлек, иммунитет төшүе, тешләр бозылуы, сеңерләр белән проблема, сөякләр нәзеклеге, кискен ябыгу я тазару, кызларда менструаль циклның бозылуы күзәтелә. Гадәттә, яшүсмерләрнең көндәлек  рационында 100-110 грамм аксымнар, 90-100 грамм майлар һәм 400 грамм углеводлар булырга тиеш. Өстенлек сөт ризыкларына, ярмаларга, балыкка, икмәккә, зәйтүн маена, яшелчә, җиләк-җимешләргә бирелә. Үсеш чорында көнгә дүрт тапкыр ашау вакытын булдыру мөһим: иртәнге һәм төшке аш, төштән соңгы һәм кичке аш.

Гаиләдә дөрес туклану культурасын формалаштырырга кирәк. Ата-аналарның шәхси мисалы да зур роль уйный. Интернет челтәрләрендә еш очрый торган шикле диеталар көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Диеталарны бары тик белгечләр киңәше белән генә тотарга була. 
 
Элина БОРҺАНОВА, табиб-диетолог, нутрициолог, Казан:

- “Ничек тиз ябыгырга?” – әлеге сорау бүгенге көндә күп кенә яшүсмерләрне борчый һәм шул сәбәпле үсеш өчен мөһим булган продуктларда үзләрен чикли башлауга китерә. Мисал өчен, углеводлы ризыкларны тулаем кулланмый башлыйлар: шикәр генә түгел, ә икмәкне, ярмаларны, токмачларны да. Углеводларны чикләгән очракта организмда хәлсезләнү, көчсезләнү, кызып китүчәнлек күзәтелә. Моннан тыш, сыер һәм үсемлек маен тиешле күләмдә кулланмау да нерв системасының какшавына, организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгы кимүгә китерә. Яшүсмер чорда гормональ фон формалаша, шуңа күрә кызларда күрем күрү югалырга мөмкин. Бу чорда организмда актив үсеш бара, шуңа күрә яшүсмерләргә көненә 2-3 порция сыр, йогырт, кефир, эремчек кебек сөт ризыклары куллану мөһим. Әгәр кемдер сөтле кухнядан баш тарта икән, аны кунжут, балык, брокколига алыштырырга мөмкин. Яшүсмерләрнең дөрес туклануы өчен “идеаль тәлинкә” методын тәкъдим итәр идем: иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында тәлинкәнең ¼ өлешендә йомырка, ит, балык, сөтле ризыклар булырга тиеш. Һәр тәлинкәгә углеводлы ризыклар (икмәк, токмач, бәрәңге, ярмалар) өстәргә була. Тәлинкәнең ½ өлешенә – яшелчәләр, ¼ өлешенә – җиләк-җимешләр һәм һәр тәлинкәгә берәр аш кашыгы майлар өстәргә киңәш бирер идем. Туклануның әлеге рациональ алымы ябыгырга да ярдәм итә, шул ук вакытта организмны тиешле элементларга да баета.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X