«49нчы гвардия миномет полкы» китабына безнең якташыбыз да кертелгән
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.
Бөек Новгород шәһәрендә яшәүче эзтабар пенсионер, крайны өйрәнүче Александр Королев күптән түгел республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат белән мөрәҗәгать итә. Бөек Ватан сугышы елларында искиткеч зур батырлыклар күрсәткән 49нчы гвардия миномет полкының сугышчан юлы турындагы өч томлы китап авторы буларак, ул әлеге полкта сугышкан гвардияченең туганнарын табуда ярдәм сорый.
Хатның кыскача эчтәлеге түбәндәгечә:
“Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Бу китапларда Россия Оборона Министрлыгы архивларында сакланган документларга нигезләнеп, 1942 елның маенда полкның формалашуыннан алып Бөек Ватан сугышының Берлинда тәмамлануына кадәрге чорда меңнән артык кызылармияче һәм командирның сугышчан юлының көн саен язылган документаль хроникасы бәян ителгән.
40ка якын гвардияченең Татарстан АССР белән бәйләнеше булган. Алар я Татарстан җиреннән армиягә алынган, яисә башка төрле бәйләнештә торган. Шуңа күрә китапның электрон нөсхәсе, халыкка җиткерү максатыннан, 2024 елның май аенда Татарстан Республикасы китапханәсенә бүләк ителде. Бабаларының өчьеллык хәрби юлын тасвирлаучы китап турында сөйләү өчен хәзерге вакытта кызылармиячеләрнең һәм бу полк командирларының туганнарын эзләү буенча киң колачлы хәрби-патриотик эзләү эшләре алып барыла.
Россия Оборона министрлыгы документлары буенча, Кәримуллин Сәгыйдулла Кәримулла улы Кукмара районының Купка авылында 1916 елда туган. Ул Кырымның Феодосия шәһәре янындагы бәрелешләрдә алган ярасыннан 1944 елның 17 апрелендә үлгән.
Купка авылында яшәүче өлкән буын аша Сәгыйдулла Кәримуллинның туганнарын белүчеләр булмасмы дип, 2023, 2024 елларда хатлар язып карасам да, бүгенге көнгә кадәр җавап ала алмадым. Бөек Ватан сугышы елларында Сәгыйдулла Кәримуллинның героик юлы турында мәгълүмат тапшыру өчен, мин Сездән гвардияченең туганнарының язмышын билгеләүдә ярдәм итүегезне үтенәм. Игелекле эштә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм”.
Ниһаять, батыр якташыбызның туганы табыла! Бүгенге көндә Кенәбаш авылында яшәүче Шәрхимулла Әсхәдуллин – аның абыйсының улы.
Китап авторы Шәрхимулла абый белән элемтәгә чыгып, абыйсы турында мәгълүматлар җиткерә, өч томлы китапны юллый.
Купка егете Сәгыйдулла Кәримуллин 26 яшендә Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсеннән Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә (РККА) алына. 1942 елның март-апрель айларында Мәскәүдә формалашкан 49нчы гвардия миномет полкына (данлыклы “Катюша” артиллерия җайланмасын кулланучы) алына. Ул “Катюша” хәрби машинасында төзәүче (наводчик) булып хезмәт итә.
Әлеге полк составында кече сержант Кәримуллин 1944 елның апреленә кадәр илебезне дошманнардан азат итүдә катнаша. 1943 елда “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. “Кавказны саклаган өчен” медаленә тәкъдим ителә. Бик кызганыч, алда әйтеп үтелгәнчә, Феодосия шәһәрендәге эвакуацион госпитальдә алган яраларыннан вафат була.
Полкның сугышчан юлы язылган китапларда якташыбыз турында әлеге эпизодларда сөйләнелә:
1943 елның 9 августы... тиешле ноктага төгәл залп ясаган өчен, полк командованиесе 269нчы дивизионның артиллерия җайланмасы төзәүчесе, гвардия кызылармияче С.Кәримуллинны бүләкләүгә тәкъдим итте.
1943 елның 7 ноябре... Керчь ярымутравы... 26нчы дивизия сугышчылары Воротынов, Кәримуллин, Прохоров, Дмитриевларның каравылда яхшы хезмәт итүе билгеләп үтелде.
Ә хәзер китапта бәян ителгән бер абзацка тукталыйк әле.
1944 елның 17 апреле... полкның ике дивизионы – Ялта, берсе Гурзуф шәһәрендә урнаша. Полк көн дәвамында бер тапкыр да атмый. Чөнки бу көнне 270нче гвардия миномет дивизионының артиллерия җайланмасы төзәүчесе, алдагы көннәрдә яраланган кызылармиячесе, кече сержант С.Кәримуллин Феодосиядә җирләнә.
28 яшьлек солдатка нинди зур хөрмәт бит бу!
Якташыбыз, гвардия сержанты Кәримуллинның исеме китапларда алда әйтеп үткән вакыйгаларда гына телгә алына. Әмма аның булуы 49нчы гвардия миномет полкының һәм бигрәк тә 269нчы һәм 270нче гвардия дивизионының гомуми сугышчан эшчәнлеген искә алганда күзгә күренмичә сизелә, аларның, ягъни дивизионның исеме җиде йөз тапкыр искә алына. Димәк, һәркайсында якташыбызның да өлеше бар.
83 яшьлек Шәрхимулла абый Әсхәдуллин белән аралашканда әтисе ягыннан нәсел-нәсәбенә, аның үзенең дә тормыш юлына тукталдык.
– Ул чорда һәркемнең тормыш юлы авыр, катлаулы булган. Мин дә – сугыш чоры баласы, фашистларга каршы көрәшкә алыну нәтиҗәсендә, бер тапкыр да әти сүзен әтинең күзенә карап әйтә алмый калган буын вәкиле, – дип сүзен башлады Шәрхимулла абый. – Әтинең энесе турындагы әлеге хәбәрне алгач, бик дулкынландым. Өч тәүлек тамагымнан ризык үтмәде, йоклый алмадым, уйландым. Әтинең, абыйның язмышын, аларның бүгенге көнебезнең тынычлыгы өчен күрсәткән батырлыгы турында тагын бер кат искә алып горурландым.
Кәримулла Кәримуллинның 7 баласы була: 4 малай, 3 кыз. Язмыш аларның төрлесен-төрле якка тарата. Әнә Сәгыйдуллалары сугышта һәлак була, Әсхәдулланың да тормышы ил өчен көрәштә өзелә…
– Минем әни Тайфә – Кенәбаш авылыннан. Алар әти белән итек фабрикасында эшләгәндә танышалар, гаилә корып, Донбасс якларына шахтага китеп баралар. Сугыш башлангач, әтине яу кырына чакырып кәгазь килә, ул китә. Бу аларның соңгы тапкыр очрашулары була. Ә әни авырлы килеш көч-хәл белән туган авылына кайтып урнаша. Мин шул нигездә, сугыш башланып, нәкъ бер ел үткәннән соң, 1942 елның 22 июнендә туганмын, – ди Шәрхимулла абый. – Купка әбием әтиләре шахтадан сугышка алынган балаларга дәүләттән азмы-күпме акча түләнү турында карар чыкканын ишетеп, мине сумкага салып, әнием белән Купкага алып китә, Зур Сәрдек авыл Советына барып, туган җиремне үзгәрттерә. Авылда тормыш авыр, өй салкын, ягарга утын юк, сукыр лампа, аңа керосин юк… Шуннан соң озак та тормый, әни кире үз авылына кайтып китә. Мин инде үз-үземне белә башлаганнан бирле, алты яшемнән кул арасына кереп, колхоз басуында уҗым тырмалап йөри башладым, – ди Шәрхимулла абый. – Үсә төшкәч, атлар сакладым, 17 яшьтән шоферлыкка укырга киттем. Бала чагым бик михнәтле булса да төшенкелеккә бирелмәдем. Колхоздагы сөт ташу машинасында эшләдем. Партоешма секретаре тәкъдиме белән Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Аны тәмамлауга, Әлмәт якларына китеп бардым.
Бу төбәктә йөк ташучы булып хезмәт юлын башлаган Шәрхимулла Әсхәдуллин үз тырышлыгы белән күтәрелеп, Менделеевск шәһәрендәге химия заводында прораб, Әлмәттәге нефть һәм газ тармагындагы зур берләшмәдә инженер булып эшли. Әлмәт нефть идарәсенә күчерелеп, җаваплы вазыйфага билгеләнә.
Торгынлык чорында исә дуслары белән үз оешмасын булдырган Шәрхимулла абый йөзләгән кешене эш урынлы итә, нефтьчеләр белән тыгыз элемтәләр урнаштыра, ул төбәктә заманча ягулык салу станцияләре төзи.
Озак еллар чит районда гомер итсә дә, Шәрхимулла Әсхәдуллин туган ягы белән элемтәне өзми. Районда мәчетләр төзегәндә, газ торбалары сузганда кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Аның ярдәме белән салынган туган авылы Кенәбаштагы мәчет тә авылның күрке булып тора.
Шәрхимула абый актив тормыш юлы алып бара, аралашырга ярата, авылының чишмәләрен чистартып төзекләндерә, агачлар утырта. Димәк, тормыш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев