Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды

Быел әлеге программа нигезендә ике гаилә торак шартларын яхшыртачак.

Кукмарада “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы уңышлы эшләп килә. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев әлеге программа кысаларында ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды һәм аларга үзләре теләгән, яхшы йорт сатып алып, анда куанып яшәүләрен теләде.  Үткән ел әлеге программа нигезендә шулай ук ике гаилә торак шартларын яхшырта алган иде.

Сертификат тапшыру тантанасына Кукмарадан Регина, Рафис Мөхәррәмовлар һәм Алена Ореховалар балалары белән килгән иде. Ике гаилә дә өчәр бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта алар күпфатирлы йортларда яшиләр, ә киләчәктә йорт сатып алырга планлаштыралар.

Ике гаилә дә әлеге программа турында социаль челтәрләрдән күреп белгән һәм анда катнашып, үз бәхетләрен сынап карарга булган. 

- 2024 елның март аенда ике көндә тиешле документларны җыеп тапшырдык. Аның бер авырлыгы да булмады, кулда әзер справкалар да бар иде. Менә бер елдан торак шартларын яхшырту өчен сертификатка ия булганыбызны белдек. Бу безнең гаилә  өчен бик зур ярдәм, - диде Алена Орехова. Ул бүгенге көндә декрет ялында, аңа кадәр итек фабрикасында кондитер булып хезмәт куйган.

Мөхәррәмовлар гаиләсе дә үзләренең сөенечләре белән уртаклашты. Хәзерге вакытта алар ике бүлмәле фатирда гомер итәләр. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр, иң олысы Азалияга ун яшь, ул өченче мәктәптә белем ала, уртанчысы Сафира “Кояшкай” балалар бакчасына йөри, аңа өч яшь, ә төпчекләре Аишага биш ай. Хәзерге вакытта Регина аның белән декрет ялында. Аңа кадәр ул металл савыт-сабалар заводында хезмәт куйган, ә ире Рафис водитель булып эшли, ерак юлларга йөри икән. 

- Без ирем белән икебез дә авыл җирендә туып-үстек. Башта Казанда яшәп карадык, аннары Кукмарага кайтырга булдык. Биредә бала үстерү, тормыш итү өчен бик уңайлы, барлык кирәкле урыннар да кул сузымында гына урнашкан. Әлеге программа турында белгәннән соң, анда катнашып карарга булдык. Документларны җыюның бер авырлыгы да юк, бик тиз. Шуңа күрә районыбызның башка яшь гаиләләренә дә әлеге программада үзләрен сынап карарга тәкъдим итәр идем. Бәлки аларга да бәхет елмаер, - диде Регина Мөхәррәмова.

Илсур Кәшәпов район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе:

-Республикада “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы аша тормышка ашырыла. Аның төп асылы торак бәясенең 35 проценты күләмендә (баласы булганнарга) һәм 30 проценты күләмендә (баласызларга) кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе бирелүдән гыйбарәт. Компенсацияне алу өчен торакка мохтаҗ булган барлык яшь гаиләләр дә гариза тапшыра ала. Бу акчаларны подрядчы оешма аша йорт төзегәндә, икенчел йорт яки фатир сатып алганда һәм, документларны тапшырып, чиратка басканнан соң, яңа алынган ипотеканы каплау өчен файдаланырга мөмкин. 2023 елдан башлап әлеге программа буенча районда 7 гаилә сертификатка ия булды, тагын 25 кеше исәптә тора. Өч яисә аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләр исемлеккә беренче чиратта кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев