Район үзәк дәваханәсендә медицина советының утырышы булды
Анда 2024 ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Бүген Кукмарага эш сәфәре белән Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев килде. Ул иң элек район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә башкарылган ремонтны карады. Алга таба район үзәк дәваханәсендә медицина советының утырышы булды. Анда Альмир Абашев район башлыгы Сергей Димитриев, төбәкара клиник диагностика үзәгенең баш табибы Рөстәм Хәйруллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин белән берлектә медицина советының утырышында катнашты. Ул район үзәк дәваханәсенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2025 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Утырышта район үзәк хастахәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин медицина учреждениесенең эшчәнлеге турында сөйләде. Ул төп күрсәткечләре белән таныштырып, 2025 елга бурычлар билгеләде. Баш табиб урынбасары Илназ Фәйзуллин 2024 елда поликлиника эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
Очрашу азагында хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев