Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Княгор авылында яшәүче Исмаева Евдокия Макаровна 90 яшьлек юбилеен каршылады

Евдокия Макаровнаны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Илнур Йосыповлар килде.

Княгор авылында яшәүче Исмаева Евдокия Макаровнага күз тимәсен: кызлар кебек җил-җил атлап килеп, өй ишеген үзе ачып, түргә чакырды ул. Шушы көннәрдә генә 90 яшен каршы алды дип, кем әйтсен!

Хезмәт юлы чордашлары кебек бик иртә башлана аның. 15 яшеннән басуда кул белән урак ура, ашлык төйи, кышларын олылар белән беррәттән урманга утын кисәргә йөри. 25 яшендә «Дружба» колхозының фермасына бозау караучы булып эшкә урнаша һәм 35 ел буе бер урында хезмәт куя ул. Тормыш иптәше, хезмәт юлында озак еллар тракторчы булып эшләгән Юрий белән ике ул, өч кыз тәрбияләп, аларны тормыш юлына озаталар. 

— 50 яшьтән лаеклы ялга чыксам да, тагын алты ел да ике ай бозаулар карадым әле. Җитәкчеләрнең мине җибәрәселәре килмәде, — ди юбиляр. — Гомуми хезмәт стажым 41 елга тула. «Хезмәт ветераны» исемен дә намуслы хезмәтем өчен бирделәр.

Евдокия Макаровнаны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Илнур Йосыповлар килде. Хезмәте, тәртипле, игелекле балалар үстергәне өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән аңа район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәте тапшырылды. Илнур Йосыпов җирлек исеменнән җылы юрган бүләк итте. 

Ишегалды, йорт җире ялт итеп торган Евдокия Макаровна үзе дә чисталык яратканын яшерми. «Тик тора белмим мин, өйрәнелмәгән», — ди әлеге көр күңелле әбекәй. 

Балалары, оныклары, якыннары Евдокия Макаровнаны котларга 8 Март —бәйрәм көнне җыелачак. Аның янәшәсендә әле озак еллар күңелен җылытып торучы якыннары булсын, ә үзенең бүгенгедәй тормышны яратуы кимемәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев