Кукмарада спортчыларга лаеклы алмаш үсә
Лилия һәм Илгиз Шәфигуллиннар, балаларының спортка тартылуын хуплап, алар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырырга тырыша.
Киндеркүл авылында яшәүче Лилия һәм Илгиз Шәфигуллиннарның ике уллары да кечкенәдән спортка тартыла. Йөзүгә йөри, бокста да үзләрен сыный алар. Соңгы берничә елда 15 яшьлек Ислам районның 2009-2010 елгы үсмерләрне берләштергән «Акула» хоккей командасында уйный, ә 13 яшьлек Таһир чаңгы спорты белән мавыга.
Спортчы егетләрнең икесе дә — Манзарас урта мәктәбе укучылары. Без килгәндә дә, дәресләрен тәмамлап, түгәрәкләрдә булып, әле яңарак кына өйгә кайтып кергәннәр иде.
— Без әти белән еш кына «Олимп» Боз сараенда узган ярышларны карарга бара идек. Ә менә чын-чынлап хоккейга тартылуым дүртенче сыйныфта укыганда башланды. Секциягә йөри башлап, тимераяклар киеп бозга чыккач, минем иң зур хыялым чынга ашты. Инде биш ел атнага өч-дүрт тапкыр күнекмәләргә йөрим. Анда иң элек гомуми физик әзерлек үтәсең: йөгерәсең, буыннарны җылытасың. Чөнки урамнан керүгә үк бозга чыксаң, егылган очракта имгәнүләр алуың бар, — ди Ислам. — Беренче тренерым Таһир абый Нурмөхәммәтов иде, хәзер ярышларга Булат абый Кадыйров әзерли. Алар икесе дә — безне хоккей серләренә өйрәтүчеләр. Кирәк вакытта ачуланалар, шулай ук мактап та куялар. Мин үзем өченче звенода һөҗүмче булып уйныйм. Күптән түгел быелгы хоккей сезонын башлап җибәрдек, хәзер атна саен диярлек ярышларда катнашабыз. Әлеге спорт төрендә кагыйдәләрне белүдән тыш, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш та кирәк. Мин хоккейны бик яратам.
Тугызынчы сыйныф укучысын май аенда төп дәүләт имтиханнары көтә. Спорт белән шөгыльләнүдән тыш, сынауга да әзерләнергә кирәк бит әле. Яшь егет боларга ничек өлгерә икән?
— Минемчә, аларның берсе икенчесенә комачауламый. Көндез — уку, ә кич — спорт. Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да җитешәсең. Шөгыльләр һәрчак кичке якта уза, ярышлар исә күбесе атна ахырында, ял көннәрендә үткәрелә, — ди әңгәмәдәшем.
Шәфигуллиннарның икенче уллары Таһирне әтисе балалар бакчасына йөргәндә үк, бакчадан иртәрәк алып, чаңгыга бастыра.
— Мәктәптә укый башлагач, Кукмарадан чаңгы буенча тренер Илфар абый Сәлахов килде дә безнең осталыкларны тикшерде һәм чаңгы базасына чакыру бирде. Миңа ул вакытта җиде яшь иде. Ул безне чаңгы техникасына, тимераяклы шуу төренә, чаңгыларны дөрес итеп майларга өйрәтте. Беренче елда ук Кукмарада узган ярышта иң алдынгы булып килдем. Шуннан бирле әлеге спорт төреннән аерылганым юк. Кыш көне чаңгы шуам, ә җәен исә чаңгы-роллерда җилдерәм, — ди Таһир. — Чаңгы шуу сулыш алу системасы өчен бик файдалы, шулай ук саф һавада йөрү иммун системасын ныгыта, аппетитны да яхшырта. Ярышларга еш йөрим. Узган ел Казанда узган чаңгы марафонында икенче урынны алдым. 500ләп спортчы арасында узышу җиңел булмады, биш чакрым арада беренчелекне алу өчен миңа 8 миллисекунд җитмәде. Яхшы нәтиҗәләргә ирешим, дисәң, күнекмәләрдә тырышып шөгыльләнергә кирәк. Спорт ул ялкауларны да яратмый. Аннары старттан кузгалып киткәндә миңа дога уку булыша. Шулай ук спортчы дөрес туклана да белергә тиеш. Газлы һәм баллы сулар, чипсы кебек кыздырылган бәрәңгеләрдән үзеңне чикләргә туры килә.
Таһирнең сыйныфташларының берсе — футболга, икенчесе картингка йөри, ә бер кызлары кул көрәштерә, барысы да ярышлардан призлы урыннар белән кайта икән.
— Минем медальләрем дә, дипломнар да күп. Аларның һәрберсен җыеп барам, — ди ул. — Әти белән әни узган ел яңа чаңгы бүләк итте. Аны тренер нинди ераклыкка узышуга һәм һава торышына карап майлап тора. Җәй көне дә шөгыльләрне туктатканым юк, чаңгы-роллерда йөрим. Чаңгыга караганда ул куркынычрак. Чөнки асфальт юлның таулы урыннарыннан төшкәндә тизлекне шактый тиз җыя. Егылмас, имгәнмәс өчен техниканы белергә кирәк.
Яшь спортчы күптән түгел Ханты-Мансийскида үткән чаңгычылар җыеныннан кайткан.
— Анда бик күп командалар килгән иде. Ике атна дәвамында күнекмәләр уздырылды. Шулай ук «Югория. Беренче кар» контроль стартларында да катнаштык. Анда миңа бик ошады, — ди ул.
Лилия һәм Илгиз Шәфигуллиннар, балаларының спортка тартылуын хуплап, алар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырырга тырыша.
— Спорт ул — сәламәтлек. Аннары балалар буш вакытларын ничек уздыра икән дип тә борчыласы юк. Режимнары инде көйләнгән: өйдәге эшләргә дә булышалар, мәктәптә дә начар билгеләргә укымыйлар, спортка да өлгерәләр, — ди алар. — Улларыбызның икесе дә үзләренә ошаган юнәлешне сайлады. Күнекмәләргә йөртәбез, кайвакыт турнирларга да үзебез алып барабыз. Уен вакытында, старттан кузгалгач, балалар өчен җан атып тору, аларга көч бирү бер дә җиңел түгел. Әмма без юлга чыгар алдыннан һәрчак «җиңәчәкбез» дигән максат куябыз. Ике улыбызның да тренерларына, кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, ярышларга бару өчен каршы килмәгән мәктәп җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез. Призлы урын белән кайткач, малайларга бүләкләрен мәктәптә линейка вакытында тапшыралар. Моны башка балаларны да спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мәхәббәт уяту өчен бер ысул дип саныйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев