Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада укучы баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә?

Җәйнең соңгы ае да яшен тизлегендә үтеп бара. Укулар башланырга санаулы көннәр калуын исәпкә алып, күпчелек ата-ана балаларын баштанаяк киендерергә, мәктәп кирәк-яракларын вакытында сатып алырга ашыга. Белем дөньясына озату өчен чыгымнар бер укучыга ничә сумга төшә икән? Кукмарадагы сәүдә үзәкләрендә йөреп, андагы бәяләр белән танышып чыктык.

Бердәм мәктәп формасы

Узган уку елыннан район мәктәпләрендә бердәм формага әкренләп күчә башлаганнар иде, ә быелдан ул һәр укучы өчен дә мәҗбүри кертеләчәк. Малайлар өчен тегелгән әзер форманы 3020-3820 сумга кибеттән алырга да, якынча 4700 сумга ательеда тектерергә дә мөмкин. Бәяләр баланың гәүдәсенә һәм тукыманың сыйфатына бәйле рәвештә төрлечә. 

«Бүгенге заманда баланы мәктәпкә әзерләү кесәгә шактый суга. Сатып алмыйча да булмый: ул тиз үсә, киемнәренең күбесе я кыскарган, я туза башлаган була. 1нче сыйныфка баручы улыма куе зәңгәр төстәге чалбар белән жилетны 1500 сумга сатып алдык та, жилет кесәсенә шакмаклы материал тектерергә дип, менә ательега килдек. Тегү бәясен кушып, мәктәп формасы 1850 сумга гына төшәчәк», — ди исемен әйтергә теләмәгән бер ханым.

Ә кызларга килгәндә, алар өчен әзер сарафан кибеттә — 1530-1630 сум, юбка белән жилет 2730 сум тора. Ательеда тектергәндә бәяләр бераз уйный: сарафан 3000 сумнан башланса, юбка белән жилет — 4000-4600 сум тирәсе.

Кукмаралылар арасында әзер форманы сатып алучылар да, бала үлчәме буенча ательеда тектерүчеләр дә күп очрады, шулай ук очсызлы бәягә генә киелгәнне алучылар һәм танышлары бушка бирүчеләр дә бар икән. 
Формадан тыш балага башка киемнәр дә күп кирәк. Малайлар күлмәге кызларныкына караганда арзанрак: 350 сумнан башлана, кыйбаты — 1900 сум, ә блузкаларның хаклары 500-1900 сумга кадәр җитә. Әле бит алар кимендә өчәү: берсе — бәйрәмнәрдә, икесе көн саен кию өчен кирәк. Сатучылар йөз процент киҗе мамыктан (хлопок) торган күлмәк алырга киңәш итә, андый тукыма тиз бөгәрләнүенә карамастан тәнне сулата. Ә полиэстер күлмәкләр очсыз булса да, тискәре яклары күбрәк: тәнгә ябыша, электрлана, аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Мәктәп формасы белән беррәттән, физик тәрбия фәнендә шөгыльләнү өчен спорт костюмы да таләп ителә. Аслы-өсле мондый җыелманы 850-3500 сумга табарга мөмкин. Аксессуарларга тукталсак, галстук — 50-300 сум, кызларның чәченә бант — 120-300 сум тора.

Уңайлы аяк киеме кирәк

Иң мөһиме: укучының аяк киеме җайлы, кысмый һәм тирләтми торган булырга тиеш. Мәктәпкә барганда, бинаның эчендә кияргә, шулай ук физик культура дәресләренә аерым кирәк. Ә кайбер белем бирү учреждениеләрендә кызларга туфлинең агын да, карасын да алырга кушалар икән. Кибетләрдәге бәяләрнең төрлелеге аяк киеменең материалына бәйле. Дермантин яисә экотиредән булганнары очсыз, ләкин баланың аякларын сулатмый. Ясалма күннән тегелгән ботинка һәм туфлиләр — 750, кроссовкалар 450 сумнан башланса, малайлар өчен табигый күннән тегелгән ботинкаларны — 1900-3500, кызлар өчен туфли, балеткаларны 2000-4500 сумга алырга мөмкин. 

«Бала мәктәп эчендә көне буе аяк киеменнән йөри. Бинада күп очракта эссе, димәк, аяклар да тирли. Шуңа күрә аяк киеме сулый торган, ортопедик, табигый күннән тегелгән булса яхшырак. Бала аяк киемен кигәч, арттан бер бармак сыярлык урын калырга тиеш дип, әти-әниләргә киңәшләр дә бирәбез. Чөнки ел дәвамында баланың үлчәме үзгәреп китә», — ди кибет хуҗасы Гөлназ Ибраһимова.

Тарлаудан Рузилә Рәхимованы өч баласы белән аяк киеме кибетләренең берсендә очраттык. 

«Кызым Әминә — сигезенче, ике игезәк улым Рәмис белән Нәфис җиденче сыйныфка баралар. Һәркайсына өчәр пар аяк киеме алырга дип килдек. Бәяләр дә төрле: 1000, 1350, 1500, 2800 сумнар. Быелгы уку елына формалары ярый, алмашка кияргә чалбарлар, күлмәкләр кирәк. Инде канцелярия товарларын да җыеп өлгердек. Дәфтәрләрне 7 сумнан алган идек, менә беркөнне 5 сумга гына да күрдем әле», — диде ул.

Аяк киемен һәркем үзенең матди ягыннан чыгып сайлый. Ләкин кибетләрдәге хакны бераз чагыштыру да зыян итмәс. Чөнки табигый күннән тегелгән аяк киемен — 1900 сумга, ә ясалма күннекен 1750 сумга очратырга мөмкин. 150 сум гына аерма булганда, әлбәттә, табигый күнне сайлау уңышлы бу очракта. Аңламассың бу бәяләрне!

Букча сайлыйбыз

Кайсы гына кибеткә керсәк тә, букчаларга аерым игътибар бирелгәне күзгә ташлана. Сайлау мөмкинлеге дә зур: төрле төсле, рәсемле, әллә ничә тартмалы... Бәяләре дә аерылып тора: 500 сумнан 5000 сумга кадәр. Малайлар — үзләренә ошаган машина, кызлар исә җәнлек төшерелгән рәсемгә карап сайласа, ата-аналар нинди материалдан тегелүен, уңайлы, шул ук вакытта җиңел дә булуын карый.

«Кемдер букчаны бер ел өчен генә ала, ә кемдер, берничә елга планлаштырып, сыйфатлысына туктала. Башлангыч сыйныфлар өчен ортопедик букча сайлау уңышлы. Аның материалы тыгыз, иссез, су үткәрми торган булырга, баланың гәүдәсенә туры килергә тиеш», — дип киңәшләрен бирә сатучы Айгөл Хәйретдинова. 

Букчаны кибеттән генә түгел, ә интернет аша алучылар да бар икән. 

«Мин кием-салымга интернет-кибет аша заказ бирәм, анда күпкә арзанрак. Улым Ислам беренче сыйныфка кергәндә ортопедик букчаны шуннан 1800 сумга гына кайтарткан идем, бик сыйфатлы булды, өч ел буена берни эшләмәде. Бәясе дә ул вакыт өчен икеләтә очсызга төште. Быел да интернет аша күлмәкләрне — 500 сумга, ә алмаш-тилмәш кияргә чалбарны 1700 сумга алдым. Минемчә, анда сайлау мөмкинлеге зур. Июль-август айларында фирмалы кибетләрдә ташламалар күп була, шуларны күзәтеп барам да кыйммәтле һәм сыйфатлы аяк киемен арзан бәягә „эләктереп“ калам», — ди кукмаралы Айгөл Бәширова.

Букча алу — бер хәл, әле аны уку әсбаплары белән тутырырга да кирәк бит. Пенал, папка, пластилин — саный китсәк, бик күп вак-төяк җыела. Гомумән, барлык канцелярия товарлары кимендә 2000 сумга төшәчәк. Дәфтәр, альбомны сайлаганда да укучыларны тышлыкларындагы рәсем җәлеп итә. Шуңа күрә әти-әни баласының фикеренә колак салырга, мәктәпкә бару теләге артсын өчен, барлык әйберләрне бергәләп тупларга тырыша.

Кукмара кибетләрендәге бәяләргә күзәтү ясаганнан соң, букча, кием-салым, аяк-киеме һәм канцелярия товарларының уртача бәялеләрен сайлаган очракта 15 мең сумга сыешып була, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Баланы әти-әнисе күпме көч куеп мәктәпкә озаткан кебек укучылар да тырышып белем алсыннар иде!

Мәктәп товарларының уртача бәяләре:

  • букча — 500-5000 сум,
  • дәфтәр өчен папка — 85-530 сум,
  • көндәлек — 20-466 сум,
  • 12 битле дәфтәр — 5-10 сум,
  • 18 битле дәфтәр — 8-13 сум,
  • рәсем ясау өчен альбом — 18-105 сум,
  • пенал — 32-1061 сум,
  • ручка — 5-60 сум,
  • гади карандаш — 4-94 сум,
  • 12 төсле карандашлар җыелмасы — 65-295 сум,
  • карандаш очлагыч — 5-90 сум,
  • бетергеч — 8-64 сум,
  • пластилин — 45-150 сум,
  • акварель буявы — 35-245 сум,
  • гуашь — 90-705 сум,
  • төсле кәгазьләр — 15-63 сум,
  • төсле картон — 45-162 сум,
  • клей — 24-238 сум,
  • циркуль — 30-530 сум,
  • аяк киеме өчен капчык — 80-619 сум.

Илфат Әхмәдуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе:

Мәктәпләрне 1 сентябрьгә әзерләү, балаларны кабул итү буенча бик зур эшләр башкарыла. Бүгенге көндәге саннар буенча, быел районыбызның 31 мәктәбенә беренче сыйныфка керү өчен әлегә 506 гариза кабул ителде. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, шуны җиткерәсем килә: укучы баланың һәркайсының рюкзагында, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булсын иде. Үткән елны Яңа ел бәйрәме алдыннан 6250 балага яктылыкны кире кайтаручы элементлар салынган бүләкләр тапшырылды. Ел саен уку елы башланыр алдыннан республикадагы яшь инспекторлар хәрәкәте хезмәткәрләре һәм дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр бирелә, һәм без аларны Белем көнендә 1 сыйныфка керүче һәр укучыга бүләк итәбез. Яктылык кайтаргыч элементлар машина йөртүченең игътибарын җәлеп итәргә һәм юлларда җәяүлене вакытында күреп калырга, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска мөмкинлек бирә. 

фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев