Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме активистлары махсус хәрби операция зонасына мотоцикл, машина һәм суыткычлар алып бара

Хәрбиләр сораган, иң беренче чиратта кирәк булган әйберләрне алып барырга тырышалар.

«Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме активистлары чираттагы юлга җыена. Бу юлы алар солдатларга «ВАЗ-2107» машинасы, мотоцикл, туңдыргычлар һәм башка кирәк-яраклар алып барачак.

Кукмарадан Нияз Мөхәммәтов махсус хәрби операция башланганнан бирле егетләргә гуманитар ярдәм илтә. Ул бу изге эштә ялгыз түгел, аның белән шушы юлларны Владимир Аввакумов, Расим Зәйнетдинов, Рәмис Сираевлар да уза. Украина картасында алар бармаган нокта калмаган диярлек.

«Егетләрнең хәлләрен бик яхшы аңлыйм, аларга булышасым килә, үзем — шундый хәлдә булган кеше. 1999-2000 елларда армия хезмәтен үткәндә икенче Чечня сугышына җибәрелдем. Шуңа күрә андагы тормышны күз алдыма китерәм. Ул вакытта мондый ярдәмнәр оештыру юк иде, мөмкинлек бар икән, нишләп әле егетләргә теләктәшлек күрсәтмәскә?! Билгеле, беренче вакытларда бик авыр булды, элемтә юк иде, адрес табарга навигатор эшләмәде. Хәзер ияләнеп беттек, ул юлларны яттан беләбез. Кайда ничек барасын алдан план корабыз, барып җитү вакытын күзаллыйбыз. Егетләргә хәбәр итәбез, һәм алар гуманитар ярдәмне үзләре чыгып алалар. Безне күргәч, бик сөенәләр, якын туганнарын күргән кебек каршылыйлар», — диде Нияз Мөхәммәтов. 

Нияз Мөхәммәтов солдатлар янында 22 тапкыр булган. Солдатлар берсе дә зарланмый, ди ул. Алар, кирәк-яракларны язып, исемлек җибәрәләр. Хәрбиләр сораган, иң беренче чиратта кирәк булган әйберләрне алып барырга тырышалар, чөнки артык йөк илтүдән мәгънә юк, ул әрәм генә булачак, диделәр. 

«Бүгенге көндә аларга маскировка челтәре, төзелеш материаллары, дроннарга каршы радиоэлектрон көрәш җайланмалары, дымлы салфеткалар кирәк. Туңдыргычлар бервакытта да артык булмый. Ризык күп бозыла, диләр. Азат Заһидуллинның ярдәме зур, әле пластмасс мичкәләр бирде, ризыкны, тычкан ашамасын өчен, шунда тутырып алып барачакбыз. Казаннар сорадылар. Шушы арада машинаны рәсмиләштерәчәкбез, аннары төзеклеген каратырга кирәк. Юлда барганда да ватылмасын, аннары егетләрне дә борчырлык булмасын. Солдатлар — анда, без — монда. Бу аларның гына башына төшкән кайгы түгел, ә барыбызга да кагыла, шуңа күрә солдатларга булышасы килә. „Кукмара килде!“ — дип шатланганнарын күрү — үзе зур әйбер, без дә аларның исән-имин булуларына куанабыз. Алар — барысы да үзебезнеке. Җиңү безнең якта булачак, артка чигенергә ярамый», — диде Владимир Аввакумов. 

Кукмаралылар Балтач, Нурлат, Казан, Нократ Аланы, Воронеж, Тамбов һәм башка шәһәр, район волонтерлары белән дә тыгыз элемтәдә торалар. Бөгелмә волонтерлары кукмаралыларга Украина картасын биргән. Алар, шуннан карап, безнең солдатларның урынын билгели, кыскарак маршрутны төзи алалар. Бер барып кайту якынча 4-5 мең чакрымга төшә икән. Элек юлга өчәр кеше чыга торган булганнар, бер-берсен алмашып, көне-төне барганнар. Хәзер исә солдатларга ярдәмне ике кеше илтә, шуңа күрә юлда кунып, хәл дә алырга туры килә. Кайда кадәр баруларыннан чыгып, юлга алты-җиде көн вакыт китә, соңгысында өч көндә әйләнеп кайттык, диделәр. Юлда төрле хәл булырга мөмкин, әле машинасы да ватылмый тормый бит. 

Төркемнең рәхмәтле солдатлар кул куя, теләкләрен яза торган әләмнәре дә бар. Анда инде буш урын калмаган диярлек. Киләчәктә бу әләм «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме оештырган музейда урын алыр дип ышанабыз. Ә музей турындагы уй-планнары белән әлеге төркемне оештыручыларның берсе Алсу Шәйхетдинова сөйләде. 

«Безнең төркем махсус хәрби операция башланганнан бирле солдатларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Минем ирем, энем дә — хәрбиләр, хәзерге вакытта алар Донецк якларында хезмәт итәләр. Киләчәктә махсус хәрби операциягә багышланган музей булдырырга телим. Аның өчен бүгенге көннән үк солдатлар җибәргән шартлаткыч җайланмалардан калган кыйпылчыкларны, пуляларны җыеп барам. „Саид“ позывнойлы Кукмара егете шулай ук кыйпылчыклар, пулялар җибәрергә вәгъдә бирде. Барып чыкса, квадрокоптер да юнәтергә телим. Шулай итеп, музейны эшләтеп җибәрә алсак, бик яхшы булыр иде. Балалар да тарихны белеп, безнең солдатлар белән горурланып үсәргә тиеш дип уйлыйм», — дип сөйләде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев