Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең тормыш иптәше: «Иремнең мине ташлап китүенә ышанасы килми»
Өч бала әтисе, дүрт онык бабасы, 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Узган елның апрель аенда ул чираттагы ялына авылга кайта.
Иске Каенсар авылыннан өч бала әтисе, дүрт онык бабасы Владимир Сәйфиев, 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Нәкъ менә бер елдан гаиләсенә үлеме турында кайгылы хәбәр килеп ирешә.
«Өч яшьлек оныгыбыз: „Бабай кайчан кайта?“ — дип сорап үзәгемне өзә генә бит. Мәңгелеккә китүен аңламый шул әле сабый. Владимир да бик яратты үзләрен, оныклар өчен җанын ярып бирергә әзер иде. Җирлек башлыгы Петр Иванов иремә повестка килү турында әйткәч, башта ышанмадым. „Ничек инде, яше дә иллегә якынлашып килә бит, берәрсе белән бутадылармы икән әллә?“ — дип уйладым. Әмма хәбәр дөрес булып чыкты. Тиз генә кирәк-яракларны җыйдык та, берничә көннән олы юлга озаттык. Бер ай өйрәнүләр узганнан соң, октябрьдә иптәшләре белән махсус хәрби операция зонасына киттеләр. Казанда вакытта янына бардык, телефоннан да гел аралашып тордык. Соңыннан да җае чыкканда хәбәргә чыга, тиз генә сөйләшеп ала идек. Блиндажда яшәделәр, туңып-күшеккән, сусыз, ачлы-туклы йөргән вакытлары да булгандыр, әмма ул безгә зарланып берни сөйләмәде. Хәлне белеште, балаларны, оныкларны сорады, сагынуын әйтте дә саубуллашты», — ди геройның тормыш иптәше Светлана ханым.
Владимир Сәйфиев Сватово юнәлешендә үзенең хәрби бурычын үти. Иң элек пулеметчы итеп билгеләнә, соңыннан башка вазыйфага күчерелә, аңа кече сержант хәрби дәрәҗәсе дә бирелә. Узган елның апрель аенда ул чираттагы ялына авылга кайта.
«Бик тырыш, хезмәт сөючән иде ул, кулы алтын булды, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыкты. Мобилизациягә кадәр „Уңыш“ хуҗалыгында трактор иярләде. Үзебезнең пай җирләре булгач, техника кирәк-яраклары шактый, трактор да бар. Шуларны урнаштырырга урын кирәк дип, ике атна эчендә блоктан зур гараж җиткерде, киткәнче өлгертү өчен ял да итми эшләде. Әнә мәһабәт зур гараж әллә каян балкып күренеп тора, үзе генә юк. Малайларны да эшкә өйрәтеп үстерде, белгәнегез үзегез өчен дип әйтә иде. Хәзер дә бик күп мал-туар асрыйбыз, басуны эшкәртү, орлыклар чәчү, җыеп алу өчен дә ир кеше кулы кирәк. Улым Евгенийга Ходай көч-куәт бирсен инде», — ди хуҗабикә.
Герой якташыбыз махсус хәрби операция зонасында йөрәк өянәге дә кичерә. Бер атна тирәсе госпитальдә дәваланганнан соң, кабат алгы сызыкка баса. Ә инде октябрь аенда хәрби бурыч үтәгәндә дрон һөҗүменә эләгә һәм күп кан югалтудан күзләрен мәңгелеккә йома.
«Ирем белән соңгы тапкыр 18 октябрь көнне аралаштык. Һәрвакыттагыча кирәген генә сөйләште, алгы сызыкка керүләрен әйтте. Тугыз көн узгач, шушы арада элемтәгә чыкмый калмас, һичьюгы СМС-хәбәр юллар дип, кулымнан телефонны бөтенләй төшермәдем. Әмма көтелгән шалтырау урынына, хәрби комиссариаттан килеп, Владимирның хәрби бурыч үтәгәндә батырларча һәлак булуын җиткерделәр. Хөрмәтләп соңгы юлга озаттык. Минем аны уйламаган бер генә көнем дә юк. Без башлангыч сыйныфтан гел бергә булдык бит. Мәктәпне тәмамлагач, язмыш юлларыбызны бераз аерып торса да, кабат кушылдык. Мине җиде айлык сабыем белән кабул итте, баламны үз улы шикелле тәрбияләде ул. Тагын ике балага гомер бирдек. Улыбыз авылда яши, кызыбыз Казанда төпләнде. Ярый әле балалар, оныклар бар, шуларга карап юанам. 48 яшендә иремнең мине ташлап китүенә генә ышанасы килми...» — ди Светлана Васильевна.
Светлана ханымның беренче никахтан туган улы Станислав Абрамов та бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Ул узган елның августында килешү төзеп китә.
«Владимирның үлемен аңа соң гына җиткерә алдык. Чөнки ул чагында ике арада элемтә бөтенләй диярлек булмады. Декабрь аенда рапорт язып, иртәрәк ялга кайтты, бергәләп әтисенең каберенә бардык. Ул да югалтуны бик авыр кичерде. Берсе — Донецк өлкәсенең Авдеевка, икенчесе Сватово ягында булгач, анда да күрешә алмаганнар иде шул. Хәзер улым өчен ут йотып яшим инде. Ике-өч көн хәбәре булмаса, борчыла башлыйм. Әлегә элемтә бар, алга таба да өзелә генә күрмәсен», — дип ачына әни кеше.
Геройның төп йортта яшәүче улы Евгенийга да әтисез тормышка ияләнү бик авыр.
«Ишегалдына чыксам, техникага утырсам да, әти күз алдына килә. Аннан нидер сорыйсы, киңәшләшәсе килгән вакытларда үзем дә сизмәстән кулга телефонны алам, шалтыратмакчы булам. Тик юк бит инде ул, юк. Әтинең „Махсус хәрби операция зонасында катнашучы“ медале бар, һәлак булганнан соң, әнигә аның Батырлык орденын тапшырдылар. Ул — безнең барыбыз өчен дә зур горурлык», — ди Евгений.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев