Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага «Чикләрне саклаганда» мобиль музей-күргәзмәсе килде

Музейда ХХ гасыр коралы, Россия чик буе гаскәрләренең формасы модельләре, амуниция, чик буе тематикасы белән әдәбият, герой-чик буе сакчыларының биографияләре һәм башкалар урын алган.

«Чик сакчылары берлеге» Татарстан хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы «Чикләрне саклаганда» мобиль музей-күргәзмәсе проекты белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә багышланган республика грантларын тәкъдим итү конкурсында җиңүче булды. Шушы көннәрдә әлеге күргәзмә безнең районга да килде. Музейда ХХ гасыр коралы, Россия чик буе гаскәрләренең формасы модельләре, амуниция, чик буе тематикасы белән әдәбият, герой-чик буе сакчыларының биографияләре һәм башкалар урын алган.

Кукмара районында «Чик сакчылары берлеге» җитәкчесе Рамазан Мамлеевның сүзләренә караганда, музей эшчәнлеген Казан шәһәрендә башлап җибәргән һәм ул республиканың бөтен район, шәһәрләре буенча йөреп чыгачак.

«Хәзерге вакытта күргәзмәдә 38 экспонат бар. Ул яңалары белән баетылып тора. Мин дә анда үз өлешемне керттем, противогаз бирдем, әле тагын тапшырасы әйберләрем бар. Бу проект яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, тарихи хәтерне саклауга, үсеп килүче буынның Ватан тарихына хөрмәтен һәм кызыксынуын формалаштыруга юнәлдерелгән. Музей экспонатларны саклау урыны гына түгел, буыннарны бәйләүче күпер дә. Монда килгән укучылар запастагы чик сакчылары белән очраша, аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала», — диде ул.

Түбән Шәмәрдән авылыннан Фатхрахман Башаров Янил мәктәбендә тормыш иминлеге дәресләре укыта. Ул күргәзмәгә чик сакчылары сыйныфына йөрүче укучыларын алып килгән иде. Фатхрахман абый үзе дә чик сакчысы икән, 1985-1987 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән.

«Мин үзем чик сакчысы буларак, мәктәптә чик буе сакчыларының сыйныфын булдырдым. Анда эш яшьармиячеләр хәрәкәтендәге кебек, патриотик рухта алып барыла. Укучылар белән парадларда, „Аҗаган“ уеннарында катнашабыз. Командирларын билгеләп куйдык, махсус киемнәр булдырдык. Чик буе сакчылары яшел фуражкалары белән башкалардан аерылып тора, мәктәптә инде бераз заманчарак: укучылар яшел биретлар кия. 28 майда Россиядә Чик буе сакчылары көне билгеләп үтелә. Без дә сыйныф белән аннан читтә калмыйбыз, Кукмарага киләбез, ветераннар белән очрашабыз, һәйкәлгә чәчәкләр салабыз», — ди ул.

Фатхрахман абый экспонатлар ярдәмендә укучыларга мавыктыргыч итеп хәрби хезмәттә күргәннәре турында да сөйләде. Башта ул 6 ай сержант мәктәбендә укыган. Чик буена җибәрелгәнче ун тапкыр иләктән үткәргәннәрдер, диде. Аннары аларны бөтен СССР буенча таратканнар.

«Мин Кытай белән чиктәш Көнчыгыш Казахстанга билгеләндем. Анда төрле милләт халкы бик дус, бердәм хезмәт иттек. Чик буенда солдатлар арасында „дедовщина“ да юк, уставсыз мөнәсәбәтләр дә була алмый, чөнки чик сакларга корылган автомат белән чыгып китәсең, төрле һава торышында җәяү йөрергә туры килә, шул вакытта авырлыкларны бергә бүлешәсең. Кытайлылар чикләрен яхшы саклаганнардыр дип әйтә алмыйм, әмма безнең ил читтән кеше кертмәде һәм чыгармады. Кытайлыларны зур бинокльдән күзәтә идек, алар ул вакытта агач кабиналы машиналарда йөрде, Амур елгасы буенда балык тотты. Хәзер исә алар шул хәтле алга киткән: егетләр җибәргән фотоларны карап ис китә, анда зур шәһәр үсеп чыккан, чик буен электроника ярдәмендә генә күзәтәләр. Хезмәт иткән вакытларны сагынып искә алам, әле дә экспонатларны караган вакытта, бу турыда сөйләгәндә тәннәр чымырдап куя. Бүгенге көндә төрле социаль челтәрләрдә үзебезнең төркемнәр бар, анда дуслар, хезмәттәшләр белән аралашып торабыз. Без чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүебез белән горурланабыз. Музейда укучыларга кызыклы бик күп экспонатлар урын алган. Алар яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнар дип ышанам», — диде ул. 

Әмир Хисмәтов Янил мәктәбе укучысы:

Мин үз илемнең патриоты. Кечкенәдән армия хезмәте белән кызыксынам, шуңа күрә чик сакчылары сыйныфын сайладым. Бу сыйныфта белем алуы кызык һәм рәхәт. Без төрле спорт чараларында, «Аҗаган» кебек хәрби рухтагы уеннарда катнашабыз, шулай ук волонтерлык эше белән шөгыльләнәбез, өлкәннәргә булышабыз: кар көрибез, яз көне су агып китсен өчен канаулар ачабыз, агач кисәбез. Киләчәктә сәламәтлек мөмкинлек бирсә, армия хезмәтенә дә барырга телим. Танклар, разведка хезмәте ошый.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев