Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Невский пяточок”та һәлак булган райондашларыбыз исемлеге

Анда сезнең туганнарыгыз да юкмы?

Нева елгасы буендагы якынча ике квадрат чакрым җир. Баскан саен су чыга торган сазлыклы урын. Биредә 1941 елдан 1943 елга кадәр Ленинград чолганышын өзү өчен өзлексез көрәш барган. Совет солдатларына немец илбасарларының көненә 12-15шәр һөҗүмен кайтарырга туры килгән. Меңнәрчә миналар, снарядлар, бомбалар бу җирне актарып, яндырып  бетергән. 1942 елның апрелендә, әлеге  плацдармны  кулда тоту мөмкинлеге калмаганлыктан, 330нче укчы полк кына калдырылып,  башка гаскәрләр вакытлыча чигенгән. Азык-төлек, эчәр су, кораллар бетә, әмма әлеге полк сугышчылары соңгы көчләренә кадәр көрәшәләр. Күбесе шунда ятып калган. Кайбер рәсми мәгълүматларга караганда, гомумән, бу урында 250 меңгә якын ватандашыбыз башларын салган. Алар арасында кукмаралылар да булган. Сезнең игътибарга исемнәре ачыкланган райондашларыбызның исемлеген бирәбез.

Абдуллин Рәхимулла Якуб улы, 1914 елгы, Янил;

Алексеев Михаил Алексеевич, 1906 елгы, Иске Юмья;

Әгълиуллин Мингали Әгълиулла улы, 1914 елгы, Олыяз;

Баязитов Юрти Баязитович, 1909 елгы, Югары Күзмис;

Галиәхмәтов Гыйниятулла Галиәхмәт улы, 1910 елгы, Каенлык;

Галиев Мөхәмәт, 1924 елгы, Күкшел;

Галиуллин Рәхимулла Кәримулла улы, 1924 елгы, Адай;

Дмитриевский Петр Михайлович, 1899 елгы;

Дмитровский Петр Дмитриевич, 1902 елгы;

Закиров Габдулла Закир улы, 1913 елгы, Кукмара поселогы;

Закиров Гарифулла, 1910 елгы, Яңа Сәрдек;

Замятин Семен Николаевич, Мәчкәрә;

Зарипов Салих Зариф улы, 1924 елгы, Кәркәүч;

Исхаков (Исаков) Искандер, 1909 елгы, Югары Комар;

Кириллов Николай Данилович, 1924 елгы, Югары Чура;

Максимов Иван Максимович,1906 елгы, Оштырма-Юмья;

Мөхәмәтшин Абдулла Мөхәмәтша улы, 1908 елгы, Алма-Ата авылы;

Низамов Хәйретдин Низам улы, 1924 елгы, Туембаш;

Павлов Артем Павлович, 1906 елгы, Лельвиж;

Павлов Тихон Осипович, 1902 елгы, Күзмис;

Сазонов Василий Трифонович, 1922 елгы, Починок;

Сәлимов Гариф, 1920 елгы, Мәмәшир;

Сәлмәнов Сәлим, 1911 елгы;

Сәмигуллин Гыйниятулла Сәмигулла улы, 1910 елгы, Вахит;

Фәйзетдинов Абдул, 1908 елгы, Түбән Казаклар;

Фәйзрәхманов Абдерахман, 1924 елгы, Зур Кукмара;

Фәйзрәхманов Самат, 1906 елгы, Зур Сәрдек;

Фатыйхов Бәйрәм, 1906 елгы;

Хәйруллин Вәли Хәйрулла улы, 1916 елгы, Олыяз;

Хәмитов Төхфәт Хәмит улы, 1906 елгы, Югары Шәмәрдән;

Шәйхетдинов Хәсән Шәйхетдин улы, Зур Кукмара;

Шәрипов Миннемулла, 1910 елгы.

фото: polzam.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев