Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нематода - бәрәңге авыруы белән ничек көрәшергә?

Нематода туфракта 20 елга кадәр сакланырга мөмкин.

Бәрәңге  - элек-электән халык яратып үстерә, өстәл-табыннарны бизи торган яшелчә, ләкин  бәрәңгенең кешеләр аңлап бетермәгән авырулары да күп икән. Без аларның берсе турында әйтеп китәргә булдык, бу авыру нематода дип атала. 
Нематода белән зарарланган бәрәңге әкрен үсә, яфраклары аз була. Аска урнашкан яфраклары тиз шиңә, яшел төсе кими. Нематода түгәрәк суалчан булып санала. Алар үсемлекнең тамырларын ашап, хәлсезләндерәләр, бу бәрәңгенең уңышы кимүенә китерә.
Бакчачылар читтән, белмәгән орлык бәрәңгесе алып, авыруны бакчаларына кертәләр. Иң дөресе - белгән орлыклык бәрәңгесен утырту. Чит төбәктән бәрәңге алгансыз икән, сатучыдан карантийный сертификатны күрсәтеүн сорагыз һәм орлыкның яхшы сыйфатлы булуына инангач кына сатып алыгыз.

Нематодага каршы ничек көрәшергә?

Бәрәңгене нематода белән зарарланган җирлектә үстерергә ярамый. Бакча сукалагап, бәрәңге утыртканнан соң, көрәкләрне туфрактан яхшылап чистартырга кирәк. 
Нематода туфракта 20 елга кадәр сакланырга мөмкин, хужалык бакчаларында чәчү әйләнеше ясарга кирәк, әйтик, ярты бакчага күпьеллык үлән чәчәргә мөмкин. Зарарланган җирләргә нематодага каршы торучы сортлар утыртырга кирәк, бу авыруга «Аврора», «Арамис», «Ароза», «Жуковский ранний» сортлары чыдам.

Россельхознадзор Кукмор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев