Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нацист свастикасы төшерелгән фото өчен Кукмара кешесе штрафка тартылды

Фотографияләрне башка кулланучылар да ирекле карый алган.

Нацист свастикасы төшерелгән фото өчен Кукмара кешесе штрафка тартылган. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1994 елгы ир-атның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә нацист символикасы фотосурәтләрен урнаштыруы ачыкланган.

Аларны башка кулланучылар да ирекле карый алган.

«Ир-егет суд утырышында үз гаебен таныды. Ул "ВКонтакте" челтәренә үзенә ошаган сурәтләрне урнаштыруын, аларның закон белән тыелган булуын белмәвен аңлатты», - диделәр судта.

Кукмара район суды хокук бозучыга штраф рәвешендә җәза билгеләде.

«Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Акыллы һәм игътибарлы булыгыз», - диделәр район судында.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев