Кәчимирдән Наҗия Дәүләтшина: Бәхетнең иң зурысы әти-әни кулында, алар риза булса – сез бәхетле булырсыз
Үзенең булачак тормыш иптәше Шамил белән Купка авылы Сабан туенда таныша алар. Матур итеп 4 ел очрашып йөргәннән соң, аның велосипедына утырып, Кәчимиргә килен булып төшә.
Ипи ярым ипи бетте,
Умач та бушка китте.
Инде ничә дистә еллар үтсә дә, Наҗия әбекәйнең күңеленнән әлеге юллар һич тә юылмый. Аз булса да ипи кимрәк ашалыр иде дип, суга умач уып, аны болгатып, балаларына биргән әнисенең чарасызлыктан җырлап әйткән сүзләре бу. Бер телем икмәккә тилмереп үскән буынның хәтер сандыгында мондый истәлекләр бихисап.
92нче яше белән баручы Наҗия апаның күңел “сандыгы”н барлаганда күбрәк үзәккә үткән шундый истәлекләргә тукталдык.
Әнә әнисе Мәликә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр Кукмара итек фабрикасында эштә. Үзе стахановчы да әле. Әмма сугыш башлангач, әнисенең хезмәте тагын да авырлаша, чөнки фронттан киез итекләр күп кайта, ә аның эчендә өзелгән аяклар да очрый, һәркайсын тиз-тиз чистартып, рәтләп, кире сугышка озатырга кирәк. Стахановчы булсалар да, норманы үтәмәсәң, эштән китә алмый, хәтта өендә кечкенә сабые көтсә дә. Күкрәк баласы булган кече энекәшләре дә әнә ачлыктанмы икән үлеп китә, хәтта аны җирләргә дә әнисен эштән җибәрмәгәнлектән, икенче көнне генә җир куенына иңдерелә.
Әнә Зур Кукмарадан алып халык телендә “Лабра” дип аталучы күпергә кадәр Наҗия үзенең энесе Рәшит белән фабрикадан чыгучы әнисенең каршысына йөгереп бара. Әниләре бирелгән норманы үтәгән очракта гына аның кулына ипи бирелә. Шуны күзләренә карап торган балаларына тигезләп бүлә, бирерлеге булмаса, “өйгә кайткач ашарсыз” дип, кечкенә генә бер кыерчыкны кызының кулына тоттыра.
Әнә тимер юлы буйлап тезелеп үскән агачлардагы кош ояларыннан иптәш кызы Фәүзия белән, кулларына озын чыбык алып, йомырка эзлиләр. Тапсалар – сөенеч, ватып эчеп кенә куясы. Шул ук тимер юлдан товар поездлары үтә. Ә анда сугышка баручы, кайтучы солдатлар төялгән. Юл кыренда басып, кул болгап торучы балаларны күреп, тимер консерваларга ипи кисәкләре салып, аны Наҗияләргә таба ыргыталар, ә үзләре бушлат җиңенә яки, бүрекләрен салып, аның кырыена, күрсәтмичә генә, күз яшьләрен сөртәләр. Мөгаен, өйләрендә калган үз балаларын да искә алганнардыр.
Әнә басу, кыр буйлап кечкенә Наҗия иптәшләре белән җир җиләге җыя. Аннан кайтмыйлар да, дисәң була. Өйдә исә әбиләре, җиләкне арыш оны белән әвәләп, уалма пешерә. Ачы какы, кәҗә сакалы үскән җирләр дә инде бушап килә. Он салып болгаткан боламык та ярап куя. Әнисе юкка гына: “Эчегез тулы булсын, чәйне күп эчегез, эчегез буш булмаса, ачтан үлмисез”, – димидер.
Наҗия апа белән сөйләшә торгач, сабый чактан балачакка, аннан үсмерчак, гаилә кору, тормыш итү елларына кадәр барып җиттек. Әнисенә энекәшләрен үстерешергә азрак ярдәм булыр дип, мәктәптә яхшы укыса да (хәтта мәктәп директоры белән укытучысы өйгә үк килеп үгетлиләр), дүртенче сыйныфны тәмамлауга ук яшен күпкә зурайтып яздырып, эшкә урнаша ул. Әмма кирпеч заводында өлкән ир-атлар белән бергә эшләгәненә әнисе каршы килгәнлектән, тегү фабрикасына күчә. Һәм лаеклы ялга киткәнче Наҗия Дәүләтшина биредә чалбарлар тегә.
– Әни хезмәт ярата иде, шуңа күрә безне дә “җил куып” йөрисе түгел дип, бик “каты торып” эшләтте. Тырыш булганга күрә, тормыш итә башлагач, бернәрсәгә мохтаҗ булып яшәмәдек, – ди ул.
Үзенең булачак тормыш иптәше Шамил белән Купка авылы Сабан туенда таныша алар. Матур итеп 4 ел очрашып йөргәннән соң, аның велосипедына утырып, Кәчимиргә килен булып төшә. Шамиле дә үзе шикелле тырыш кеше булып чыга: 45 ел буе “Правда” хуҗалыгында шофер булып эшли, алдынгы булганлыктан, фоторәсеме гел Мактау тактасын бизи. Альмира, Расыйм, Альбина исемле балаларга тормыш бүләк итеп, озак еллар тигез гомер кичерә алар.
Әнием, әбием дип, бик матур итеп эндәшеп сөйләшәләр бу нигездә. Альмира апа Казандагы фатирына киткән чакта, Наҗия апа белән Альбинага улы Расыйм белән килене Гөлнара, оныклары күз-колак булып, тәрбияләп тора икән.
– Бәхетле мин. Балаларым бик зурлап, хөрмәтләп яшиләр. Балакайларым, бервакытта да әни сүзеннән чыкмагыз, әнинең фикерен тыңлагыз, санлагыз. Әти-әни дөресен әйтә ул, акыллы киңәшен бирә. Бәхетнең иң зурысы әти-әни кулында, алар риза булса – сез бәхетле булырсыз, рәхәт яшәрсез, – дип, күңелгә җылы сүзләр салып озатып калды Наҗия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев