Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Начар сыйфатлы товарга юлыкканда нишләргә: кире кайтарыргамы, әллә икенчегә алыштырыргамы?

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклауның Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты дөрес итеп һәм кайсы вакытларда товарны кире кайтарып булу турында сөйләде.

Кайберәүләр кибеттән сатып алынган азык-төлекме, көнкүреш кирәк-ярагымы – берәр «китек» ягын күрә икән, шул арада сатучылар янына ашыга һәм... бик дөрес эшли. Әмма арада кыенсынып, я булмаса иренеп, акчасын җилгә очыручылар да юк түгел.

Шулай да начар сыйфатлы товарга юлыккан очракта нишләргә, шикаятьне ничек язарга, сатып алган товарның формасы, төсе, үлчәме туры килмәгәндә, аны кире кайтарып буламы? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклауның Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов җавап бирә.

-Әгәр кулланучы сыйфатсыз товарга юлыккан икән, аның кибеткә килеп дәгъва белдерергә тулы хокукы бар. Сәүдә ноктасында акчагызны кире кайтарудан, товарны алыштырудан баш тарталар икән, бер дә борчыласы түгел. Иң элек ике данәдә ирекле формада шикаять языла. Анда документның кемгә адреслануы күрсәтелә, үзең турында мәгълүматлар (тору урыны буенча адрес, телефон номеры), нәрсә өчен дәгъва белдерүең, таләпләрең языла, имза һәм дата куела. Шикаятьнең берсе үзеңдә кала, ә икенчесе сатучыга яисә идарәчегә бирелә.

Проблема хәл ителмәгән очракта, дәгъва белдергәннән соң ун көн узгач, сатып алучы безгә яисә «Роспотребнадзор»ның Кукмара районындагы территориаль бүлегенә килеп, алар өстеннән шикаять язарга хокуклы.

- Касса чегы булмаган очракта нишләргә, үз хокукларыңны ничек итеп якларга?

- «Кулланучылар хокукларын яклау» турындагы Федераль Законның 18нче маддәсе, 5нче пункты нигезендә товар чегының юклыгы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуга нигез була алмый. Сатып алучы товарны түләүсез төзәттерергә, икенчегә алыштыруларын сорарга, сату-алу килешүен өзәргә, түләгән акчаны кире таләп итәргә хокуклы. Сату-алу килешүен раслау өчен шаһитлар күрсәтмәсеннән дә файдаланырга мөмкин. Таләпләр канәгатьләндерелмәсә, судка мөрәҗәгать итәсең.

- Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны кибеткә кире кайтарырга мөмкинме?

- «Кулланучылар хокукларын яклау» турындагы законның 25нче маддәсе буенча андый товарны кире кайтарып була. Товарның төсе, үлчәме, комплекты буенча сезгә туры килми икән, аны сатучыдан шундый ук башкага алыштыруын таләп итә аласыз. Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы. Әмма моның өчен товар файдаланылмаска, пломба һәм ярлыклары, товар чегы, документлары сакланырга тиеш. Әгәр син теләгән товар юк икән, кулланучы, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, акчасын кире кайтаруларын да таләп итә ала. Бу таләп әлеге товар кире кайтарылганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Кулланучы Россия Хөкүмәте карары белән 14 көн эчендә кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар турында да белергә тиеш. Исемлектә авыруларны дәвалау һәм кисәтү товарлары, шәхси гигиена әйберләре (тарак, парик, теш щеткасы һәм башкалар), текстиль продукция, метрлап сатыла торган бизәү һәм төзелеш материаллары, медицина препаратлары, парфюмерия, косметика, корал, аларга патроннар, үсемлекләр, хайваннар, полиграфия продукциясе, гарантия вакыты каралган техник яктан катлаулы көнкүреш приборлары (станок, радио һәм фотоаппарат, исәпләү техникасы, телефоннар, музыкаль уенчык һәм инструментлар, телевизор, газ җиһазлары һәм башкалар) бар.

- Кәрәзле телефон сатып алганда өстәмә хезмәтләр өчен дә акча сораганнар, һәм сез бу турыда кулыгызга чекны күргәч кенә белгәнсез икән, нишләргә?

- Эшне язмача гариза (дәгъва) әзерләүдән башларга һәм аның белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр ун көн эчендә хәбәр булмаса, яисә тискәре җавап килсә, судка һәм әлеге өлкәдә күзәтчелек буенча дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә аласыз. Закон таләпләре буенча сатучы кулланучы ризалыгыннан башка өстәмә эшләрне, хезмәтләрне түләү нигезендә башкарырга хокуклы түгел.

«Кайнар линия» телефоннары: 8(843) 278-92-79, 8(84364) 2-60-75 (Кукмара).

Адрес: Казан ш., Һ.Такташ ур., 94нче йорт.

Кабул итү бүлмәсе телефоннары: 8(843) 278-92-00, 8(843) 278-91-92.

Сайт:  http://gosalcogol.tatar.ru.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча портал: http://www.tatzpp.ru.

Электрон почта адресы: gosalcogol@tatar.ru.

 

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X