Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мошенниклар Кукмара районында яшәүчеләргә 9 миллион сумнан артык зыян китергән

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда интернет челтәре һәм кәрәзле телефон белән бәйле 25 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр Кукмара районында интернет челтәре һәм кәрәзле телефон белән бәйле 25 мошенниклык очрагы теркәлгән. Килгән зыян 9 миллион сумнан артык. Бу хакта Кукмара районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Быелның соңгы өч аенда гына да Кукмарада тугыз мошенниклык очрагы теркәлгән. Барлыгы 2 миллион 374 мең 676 сумлык зыян килгән.  

«Октябрь ахырында кырыгалдар Кукмара районында яшәүче бер ир-атның 1 миллион сумнан артык акчасын үзләштерә. Әлеге ир, машинасын яңартам дип, искесен сата һәм танышлары аша яңарак чит ил автомобиле эзли башлый. Аның кулына машина сатып-алу белән шөгыльләнүче ниндидер бер кешенең номеры эләгә. Ике арада сөйләшү, ватсап аша аралашулар башлана. Яңа машинаның фотосын да җибәрәләр моңа. Ике арада тәмам ышнычлы элемтә урнаша. Таныш түгел ир: “Машинаны алып кайту өчен, бераз акча кертергә кирәк”, - ди. Шул рәвешле, ул берничә тапкыр акча сорап ала. Кукмаралы 1 миллион сумнан артык акчасын күз күрмәгән чит кешенең счетына күчерә. Шуннан соң машина сатучы төрле сылтаулар таба башлый: я аның проблемалары килеп чыккан, я автомобиль ватылган... Соңыннан элемтә бөтенләй өзелә. Бернинди җавап та булмагач, райондашыбыз үзенең капкынга эләгүен аңлый. Ул акчасыз да, машинасыз да кала. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара», - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Игътибар итсәгез, социаль челтәрләрдә еш кына төрле сораштырулар үткәрелә. Алдагы мошенниклык очрагы да шуның белән бәйле. Кукмарада яшәүче 30 яшьлек ханым, интернеттагы таныш түгел бер сылтама аша кереп, банк тәкъдим иткән түләүле сораштырудагы барлык сорауларга җавап биргәч, аңа ике мең сум акча эшләве турында хәбәр юллана. Бераздан банк картасы номерын, шулай ук телефонына килгән СМС-парольләрне җибәрүен дә сорыйлар. Райондашыбыз боларның барысын да үти. Тик менә вәгъдә ителгән “бүләк” урынына счеттан үзенең сигез мең сум акчасы санаулы минутлар эчендә юкка чыга.

«Әлеге фактка карата “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга һәм җинаятьчеләрне тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары башкаралар», - дип ачыклык кертте Рамил Нургалиев.

47 яшьлек икенче бер райондашыбыз да шушы көннәрдә ялганчылар тозагына эләккән. Аның кәрәзле телефоны шалтырый һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырган ир кеше, сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелде, дип әйтә. Әгәр ул акчаларны алмаган булсагыз, сезгә, аны түләмәс өчен, нәкъ шул суммага кредит алырга һәм без әйткән счетларга күчерергә кирәк, дип тә өсти. Райондашыбыз яңа танышының сүзләренә ышана, банк офисына барып, кредит өчен документлар рәсмиләштерә. Шул чагында да ул телефонын куймый, шалтыратучы белән элемтәдә тора. Әлеге ир аңа банк белгечләренә белешмә өчен мөрәҗәгать итмәскә кирәк, дип киңәш бирә.

Банктан чыкканнан соң, райондашыбызның кабат телефоны шалтырый. Бу юлы инде икенче бер банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк, аннан да счетыгызга 200 мең сум акча күчергәннәр, дип хәбәр итәләр. Аны каплау өчен, кабат кредит алу сорала. Ханым тагын банкка юнәлә. Әмма, бәхетенә каршы, анда акча рәсмиләштерә алмый, гаризасы кире кагыла.

Кичкә таба беренче банк-тан счетына 365 мең сум акча күчерелү турында СМС-хәбәр килә. Шуннан соң аңа кабат ялган банк хезмәткәре шалтырата, банкоматка барып акчаларны салдырырга һәм үзе әйткән счет номерларына күчерергә куша. Хатын-кыз белән һәрчак элемтәдә торалар. Банк хезмәткәрләре белеп полициягә хәбәр итмәсен өчен, акчаларны берничә операция аша салдырырга тәкъдим итәләр.

Райондашыбыз 300 мең сум акчаны әйтеп яздырылган биш телефон номерына күчерә. Шуннан соң ул үзе белән элемтәдә торган «банк хезмәткәре»нең номерын җыя һәм күрсәтелгән сумманы җибәрүен әйтә. Аңа җавап итеп, китерелгән уңайсызлыклар өчен банкның әлеге суммадан 53 меңне кире кайтарачагын хәбәр итәләр.

Икенче көнне хатын-кызга банк офисыннан шалтыратып, кредит буенча документлар рәсмиләштерү өчен килүен сорыйлар. Белгеч белән сөйләшкәндә генә ул үзенең ялган юл белән акча үзләштерүчеләр тозагына эләгүен аңлый, полициягә мөрәҗәгать итә.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, район җитәкчелеге исеменнән дә шалтырату очраклары булды. Бүгенге көндә ике факт буенча тикшерү эшләре бара. Мошенник, Кукмарадагы кафеның берсенә шалтыратып, өстәл әзерләргә куша, кыйммәтле эчемлекне алар әйткән сәүдә ноктасыннан барып алырга кирәклеген әйтә. Аның өчен иң элек акча күчерәсе, соңыннан чек белән кибеттән аласы була, дип тә өсти. Кафе хезмәткәре, барлык таләпләрне үтәп кибетчегә мөрәҗәгать иткәч кенә үзенең капкынга эләгүен аңлый.

Икенче бер факт 7 декабрь көнне теркәлде. Шулай ук шалтырату була. Телефонның икенче очындагы кеше: «Кукмарага Мәскәүдән делегация килде. Аларга бүләккә кул сәгате кирәк», - ди. Ышанган кибетче, сәгатьләрне алып, тиешле урынга бара. Кабат телефоны шалтырый. Бу юлы инде кыйммәтле эчемлек өчен акча күчерергә кушыла. Янәсе, сәгатьләр өчен дә, эчемлек өчен дә акчаны бергә кайтарачаклар. Аның тәмам башын бутап бетерәләр ки, ул ун мең сумның җилгә очуын сизми дә кала.  

«Кемгәдер акча күчергәнче, телефонны сүндереп, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Банк картасы артындагы номерны җыйсагыз да, сезгә барлык операцияләр буенча хәбәр бирәчәкләр. Үзегезне, булган милкегезне саклагыз!», - диде Рамил Нургалиев.

Ялган корбаны булган очракта кичекмәстән «02», «112» номерларына шалтыратыгыз.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев