Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мошенниклар Кукмара районы халкын җитәкчеләр исеменнән алдый башлаган

Телефон аферистлары район халкының акчасын яңа мошенниклык юлы белән алдый.

Соңгы вакытта мессенджерларда оешма-предприятие җитәкчеләре исеменнән төрле СМС-хәбәрләр юллау популярлашып китте. 

Райондагы оешмаларның берсендә эшләүче якын танышым да ала андый төр хәбәрне.

«Иртән-иртүк телефонны ачсам, җитәкчедән СМС тора. Хәлне белешкән, акча биреп тор әле, дигән. Текст рус телендә язылган булгач, мин аның мошенниклар икәнен тиз арада аңладым. Әмма шулай да җитәкчебезгә бу хакта хәбәр иттем. Ул көнне аның шәхси аккаунтын „ватып“, СМС-хәбәрне телефон кенәгәсендә сакланган шактый кешегә юллаган булып чыктылар», — ди ул. 

1959 елгы чираттагы райондашыбызга да директорыннан СМС-хәбәр килә. Үзенең беркатлылыгы нәтиҗәсендә, ул 2 миллион сумга якын акчасын мошенникларга күчерә. Бу хакта тулырак сөйләү өчен, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевка мөрәҗәгать иттек.

«11 апрельдә якынча сәгать 12ләр тирәсендә зыян күрүченең кәрәзле телефонына белем йортының директоры исеменнән хат юллыйлар. Анда: „Сезнең белән министрлыктан элемтәгә чыктылармы?“ — дип язылган, таныш булмаган хатын-кызның фоторәсеме дә урнаштырылган була. Шуннан соң аның телефонына бер-бер артлы шалтыратулар килә башлый. Беренчесе үзен Федераль иминлек хезмәтеннән дип таныштыра. Элемтәнең икенче очындагы кеше җитди итеп, югары тонда сөйләшә. „Мошенниклар, сезнең шәхси мәгълүматларны кулланып, кредит рәсмиләштергәннәр, акчаларны Украинаның иминлек хезмәтен финанслау счетларына күчергәннәр“, — дип әйтә. Акчаларны кире үзегезгә кайтару өчен кредит алырга һәм безнең күрсәтмәләр буенча эш итәргә кирәк булачак дип тә өсти. Бу аралашудан соң элемтә өзелми, райондашыбызга кабат шалтыраталар, СМС-хәбәрләр язалар, йөзен күрү өчен видеоэлемтә режимына да күчеп алалар. Мошенниклар әлеге ирне шул дәрәҗәдә ышандырып бетерә ки, ул аларның һәр күрсәтмәсен дәфтәр битенә язып бара һәм үти», — ди Рамил Ришат улы.

Зыян күргән райондашыбыз авылдан Кукмарага килә, банкка кереп, үзенең счетында җыелган берникадәр акчаны ала һәм банкомат аша кырыгалдар әйткән номерларга җибәрә. Шулай ук ул микрофинанс оешмасыннан кредит та рәсмиләштерә. Әлеге сумма да яңа «таныш»ларга китә. Нәтиҗәдә мошенниклар 64 яшьлек ир-атның 1 миллион 713 мең сум акчасын үзләштерә. 

«Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды, хәзер алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең эзенә төшү буенча тикшерү эшләре бара. Оешма-предприятие җитәкчесеннәнме, я булмаса якыннарыгыз, танышларыгыздан акча сорап, хезмәтегез белән бәйле җитди хәбәрләр килә икән, һичшиксез, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Бик зур суммада акчасын югалткан райондашыбыз да, әллә ничә чакрым юл үтеп, Кукмарага кадәр барганчы бу хакта директорның үзенә шалтыратып я кабинетына кереп белешсә, мондый хәл килеп тә чыкмас иде. Бәлагә юлыкмас өчен, район халкының уяу булуын сорыйм», — ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 33 кеше мошенниклар корбаны булган, шуларның 9ы исеменә үзләреннән башка кредит рәсмиләштергәннәр. Район халкына барлыгы 10 миллион 419 мең 967 сум зыян килгән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев