Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мобилизацияләнгән солдатлар өчен Кукмара районыннан автомунча һәм ике машина гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды

Автомунча мунча өчен кирәк булган бар нәрсә белән дә тулыланды.

Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасында мобилизациядә булган солдатлар өчен автомунча ясый башлаганнарын хәбәр иткән идек инде. Моның өчен «Экосервис» оешмасы үзләрендәге резерв МАЗ чүп җыю машинасын бирде һәм аны үзгәртеп ясау буенча оешмада зур хезмәт куелды. Әлбәттә, автомунчаны «Сугышчан кардәшлек» оешмасындагы ир-атлар гына эшләмәде. Матди яктан да, хезмәт көче белән дә күмәк ярдәм зурдан булды, һәм тиз арада ул өлгертелде дә. 

Автомунча дүшәмбе көнне иртәнге якта юлга кузгалды. МАЗ-автомунча белән бергә гуманитар ярдәм төягән тагын ике машина китте. Бу юлы ул яклардагы балалар йортына да бәрәңге, душ өчен мичкәләр төялде. Маскировка өчен сеткалар да үз урынын алды. Ә МАЗга беренче батальондагылар өчен шәхси посылкалар, ике батальон өчен дә 25әр капчык бәрәңге салынды. Автомунча мунча өчен кирәк булган бар нәрсә белән дә тулыланды: чиләкләр, мунчалалар, миллекләр, юыну, салкын су өчен савытлар, генератор, «Дружба» пычкысы, дренажлы насос, шланг, мич өчен брекетлар, утын төялде.  

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев