Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мөнир хәзрәт Йосыпов: Үз милләтен яраткан кеше башкаларга да хөрмәт белән карый

Мәчкәрәдән Мөнир хәзрәт Йосыпов бай үткәне булган туган авылының истәлекләрен торгызу буенча зур хезмәт куя. Ул башкарган эшләре, киләчәккә уй-планнары турында безнең белән дә уртаклашты.

Тарихны барлау, аны торгызу бик мөһим, шул ук вакытта авыр, четерекле хезмәт. Шулай да соңгы елларда районыбызда әлеге өлкәдә зур эшләр башкарыла: авыллар тарихы, әби-бабаларыбызның истәлек-хатирәләре барлана, зиратларда элеккеге кабер ташлары төзекләндерелә.
Мәчкәрәдән Мөнир хәзрәт Йосыпов та бай үткәне булган туган авылының истәлекләрен торгызу буенча зур хезмәт куя. Ул башкарган эшләре, киләчәккә уй-планнары турында безнең белән дә уртаклашты.

- Мөнир хәзрәт, сүзне ерактан башлыйк әле: совет чоры баласы буларак, дингә ничек килдегез?
- Әни белән генә үстем, әти миңа ике яшь ярым булганда ук дөнья куйган. Әнием бик тырыш иде, нинди вакытлар булуга карамастан, намазын калдырмады. Үзем “Татарстан” хуҗалыгында төрле эшләрдә хезмәт куйдым: токарь, гараж мөдире, газ кертүче, профсоюз рәисе дә булдым. Әни үлгәндә урта яшьләрдә идем. Аның вафаты алдыннан өйгә хатын-кызлар җыйналды. Бер вакыт ул аларны читкәрәк этәрде дә: “Китеп торыгыз, мине алырга килделәр. Улым, мин үлгәч елама”, - диде. Мин шаккаттым. Изге кешеләр янына Газраил матур итеп килә, диләр. Аның үлем фәрештәсе белән очрашкан вакыты булгандыр, дип уйладым. Иртәгесен абыстай янына бардым, ул нинди сурәләр укырга кирәклеген аңлатты. Ул вакытта миңа 34 яшьләр иде. Шуннан соң абыстай әнине төшендә әйбәт итеп күрүен әйтте. Күрәсең, ул минем бу гамәлемә бик сөенгән. Ә ныклап дингә килүем бераз соңрак булды. Аш-Буҗи авылының имамы Мансур Тимеровларның мәдрәсәдә укыган чагы иде. Аны гел юлда туктатып, Аллаһы Тәгалә турында сөйләтә торган булдым. Кеше мәдрәсәдә укый, гыйлем ала, эше дә бара, мин булдыра алмам мени, дип уйладым. Мәдрәсәгә килгәндә тәһарәт тә ала белми идем. Әкренләп барысына да өйрәндем. Кукмара мәдрәсәсеннән соң, “Мөхәммәдия”дә укыдым. Иртәнге намазга барганда фонарь белән яктыртып сурәләр ятлап бара идем. Ул вакытта имамыбыз Мидхәт хәзрәттән сөннәт намазларын да кычкырып укыгыз әле дип сорадым. Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирде.

- Хәзерге вакытта авыл халкы мәчеткә йөриме?
- Җомга намазларына унлап кеше җыела, җәй айларында халыкны дөнья мәшәкатьләре баса. Гаиләне алып бару өчен читкә китеп эшләүчеләр дә бар. Кышка кергәч, халык саны бераз артып китә. Без барыбыз да бу дөньяны яратабыз. Монда матур, бай итеп яшисебез килә. Ә ахирәт тормышы турында уйланмыйбыз. Шулай ук коронавирус дигән чир дә шактый чикләүләр кертте.

- Күп кеше догалар, намаз укырга өйрәнә, шул ук вакытта спиртлы эчемлекләр куллану, гайбәт сөйләшү кебек яман гадәтләрдән дә читләшеп бетә алмый. Бу ихласлылык булмаудан киләме?
- Пәйгамбәр с.г.в. вакытында бер кеше намаз укырга килә. Шул вакыт сәхәбәләр: “Рәсүлебез, бу кеше бит хәмер кулланган”, - дип, аны куып чыгармакчы булалар. Пәйгамбәребез: “Укысын. Хакыйкый намазга килгәч, ул бу гамәлләрдән туктаячак”, - дип аны яклап кала. Намаз һәр мөселманга фарыз гамәл, тик аның кайсы кабул буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһы Тәгалә безгә иман бүләк иткән, мәчетнең ишеген ачып керергә, гыйлем алырга мөмкинлек биргән, тик бөтен кеше дә моннан файдаланмый. Муса галәйһис-сәлам Аллаһы Тәгаләгә: “Мин күпме дингә чакырам - кабул итмиләр”, - дип әйтә. Шул вакыт Аллаһы Тәгалә аңа кыр чәчәкләре җыеп китерергә куша. Ул чәчәкләр җыеп китергәч: “Йә, Муса, син боларны рәттән җыйдыңмы?” – дип сорый. “Юк, мин иң матурларын гына җыйдым”, - ди. “Менә мин дә кешеләрне сайлап кына алам”, - дип җавап бирә Аллаһы Тәгалә.

- Балаларны дингә тарту, кызыксындыру максатында нинди эшләр алып барасыз, чөнки хәзерге вакытта аларның күп вакыты интернетка сарыф ителә.
- Бездә балалар белән Рабига абыстай эшли, ул әдәп-әхлак темалары, әти-әни хакы турында дәресләр үткәрә. Шулай ук төрле аятьләр, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнәләр. Балаларга кызыклы булсын өчен уен формасы кулланыла. Шулай ук җәйге укулар да оештырыла. Быел анда тугыз бала йөрде. Һәр елны ул тәмамланганнан соң, төрле җирләргә экскурсияләр үткәрәбез, цирк, музей, театрларга да барган булды, Нократ буйларына төшеп ял иттек.
- Үз балаларыгызның дингә карашы нинди?
- Без ул һәм кыз тәрбияләп үстердек, бүгенге көндә дүрт оныгыбыз бар. Балалар Казан шәһәрендә гомер кичерә. Без яшь чакта дингә караш хәзерге кебек түгел иде, шулай да балаларның күңеленә яхшылык, әхлаклылык, тәрбиялелек орлыклары салып калдырырга тырыштык. Балалар намаз укырга өйрәнделәр, дини йолаларны үтиләр. Оныкларга шушы сурәне ятласагыз, акча бирәм, дип әйтә идек һәм бик тиз өйрәнделәр. Хәзерге вакытта инде алар да намаз укый белә. Авылдан киткәндә улыбызның кече кызы: “Әби-бабай, нәрсә дә дөрес булса эшләмәгән булсам, миңа рәнҗеп калмагыз. Гафу итегез”, - дип, безне елатып китә.

- Мөнир хәзрәт, әхлаклылык сыйфатлары каян килә, аны балаларда ничек тәрбияләргә?
- Әхлаклылык ул – тумыштан яки уку-өйрәтү, тәрбия нәтиҗәсендә ирешелгән рухи бер сыйфат. Ул кешенең үз-үзен тотышы, башкаларга карата мөнәсәбәтендә чагыла. Әти-әнигә игелекле, әйләнә-тирәдәгеләргә карата ярдәмчел булу, эчкерсезлек, дөреслекне яклау - күркәм холыкның кайбер сыйфатлары, аларны үзебездә булдырырга тырышырга кирәк. Әти-әниләрнең  вазыйфасы да бала тудыру гына түгел, аны хәләл ризыклар белән тукландыру, сәламәт итеп үстерү, дини йолалар белән матур, мәгънәле исем кушу, яхшы тәрбия бирү, дине, милләте өчен файдалы кеше хәзерләү. Җиде яшеннән балага әкрен генә кыска сурәләр өйрәтә башларга мөмкин.

- Милләтара мөнәсәбәтләргә дә тукталыйк әле...
- Үз милләтен яраткан кеше башкаларга да хөрмәт белән карый. Бу да алда әйтеп кителгән әхлакый сыйфатларга бәйле. Әгәр без башка милләттәге, диндәге кешеләрне, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез икән, димәк, күңелебезгә яхшылык орлыклары салынган, анда тәкәбберлек, үз-үзеңне генә ярату кебек сыйфатларга урын юк.

- Мөнир хәзрәт, соңгы елларны гаиләләр таркалу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Бу турыда фикерегез нинди?
- Ислам динендә гаилә коруга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелә. Әгәр кеше Аллаһы Тәгалә тыйган әйберләрдән ерак торса, ике дөньяда да бәхетле була. Әлбәттә, гаилә таркалуга барып җитүнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин: аралар суыну, хыянәт, акча мәсьәләсе һәм башкалар. Бу исемлекне һәр аерылышкан пар үз сәбәбе белән тулыландыра ала. Хәзерге вакытта мөселманнар арасында да талак әйтү гадәти күренешкә әйләнде. Гаилә таркалуда гаебе булмаган бер генә тараф бар, ул – бала. Иң авыры аның өстенә төшә. Балалар һәрвакыт әти белән әни кавышыр һәм бар да элеккечә булыр дигән өмет белән яши. Бу вакытта алган психологик яралар кешене гомере буе җибәрми. Шунысын онытмаска кирәк: балалар ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән әманәт, ә күп ирләр аерылганнан соң бала карауны хатыннары җилкәсенә аударып, алимент түләүдән кача. Пәйгамбәребез с.г.в. болай дип әйткән: чынлыкта, Кыямәт көненнән соң кеше лаек булмаган югары дәрәҗәдәге җәннәт бакчасына күтәрелер. Ул аптырап болай дип сорар: “Бу миңа нәрсә өчен?” Аңа: “Синең гөнаһларыңны гафу итүне ялварып сораган балаларыңның догасы өчен”, - дип әйтелер.

- Хәзерге вакытта катнаш никахлар күбәйде, дин бу мәсьәләгә нинди карашта?
- Кайсы милләтне генә алып карасак та, әти-әни, әби-бабайларның йогынтысы нәтиҗәсендә дини тәрбия кечкенә вакыттан ук балаларның күңеленә кереп урнаша. Яшь чакта әле ул бу турыда уйламаска да мөмкин, әмма һәммәбез өчен дә ахыргы көн килеп җитәчәк. Шул вакытта катнаш никахлы гаиләләрдә кемне кайда җирләргә, нинди йолаларны үтәргә дигән сорау туа.

- Сез зиратыгызда төзекләндерү, кабер ташларын яңарту белән дә шөгыльләнәсез бит әле...
- Авылга кунаклар еш килә, нәкъ менә зират тарихы белән кызыксынучылар да күп. Алар барысы да мәңгелек йорттагы чисталык, тәртипкә сокланалар. Кабер ташларын буйыйм, агартам. Мин районда Аксакаллар шурасы рәисе дә булып торам. 2017 ел Галимҗан Баруди елы дип игълан ителгән иде. Шул вакытта без районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән Казанның Арча зиратына барып, кабер ташларын ничек итеп төзекләндергәннәрен карап өйрәндек, язып алдык. Шуннан соң районда тарихи әһәмияткә ия 190 кабер ташы реставрацияләнде. Бу эш әле дә дәвам итә. Иртә яздан кара көзгә хәтле минем зираттан кайтып кергәнем юк.

- Кабер ташларын төзекләндергәндә күпме тарих ачыладыр...
- Әйе, кабер ташларындагы язулар бик күп истәлекләрне саклый. Шиһабетдин Мәрҗәни, Галимҗан Баруди, Салихҗан Барудилар безнең авылның кияүләре булганнар. Габделнасыйр Курсави безнең мәдрәсәдә укып, шәкерт вакытында ук мәчетнең кыйбласын күрсәтеп биргән. Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның да әнисенең, апасының каберләре безнең зиратта урын алган. Зиратыбызда җиде хаҗи җирләнгән, аларның кабер ташларында шәҗәрәләре язылган. Ул вакытта бит ул бик зур, авыр сәфәр булган.

- Бу эшләргә ник иртәрәк тотынмадым икән, дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?
- Авылда су тегермәне, унҗидегә якын ике катлы йорт бар иде. Эх, шуларны фотоларга булса да төшереп калдырмаганбыз, дип уйланам. Күпме тарих юкка чыккан.

- Авылга экскурсияләр киләме, тарих белән кызыксынучылар бармы?
- Быел гына да ун коллективны кабул иттек, хәтта Мәскәүдән кайткан кунаклар кабер ташларын фотосурәткә төшерделәр. Республика белем бирү йортларыннан студентлар, районыбыз мәчетләрендә белем алучы шәкертләр дә бездә булды. Һәркемне ачык йөз белән каршы алабыз, бөтен җирне күрсәтәбез.

- Кунаклар кабул итү өчен бар җирне тәртипләп тотарга кирәк бит әле.
- Авылда дүртешәр гектар мәйданны биләгән ике зират, ике мәчет бар. Әлбәттә, зиратны һәрвакыт карап, чистартып тотабыз. Бу эш күңелгә шулхәтле рәхәтлек бирә, аны аңлатып бетереп булмый. Өмәләрдә авыл халкы да бик актив катнаша, кайчан чакырсаң да каршы килмиләр. Балалар тырышып эшлиләр икән, бу турыда укытучыларына да хәбәр итәм, сабыйларның шуннан да күңеле була. Җәй көне территориядәге үләннәрне чабабыз. Узган ел – биш, быел бу эш өч тапкыр башкарылды. Мәчет яннарында чәчәкләр үсеп утыра.

- Мөнир хәзрәт, алга таба планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз әле?
- Киләсе елга мәчетебездә дә төзекләндерү эшләре башланыр дип торабыз. Ул бик зур күләмле хезмәт булачак. Авылыбыз элекке заманнарда дини үзәк саналган. Мәдрәсәнең дәрәҗәсе зур булган, аны тәмамлаган күп кенә шәкертләр Казан шәһәренә имам итеп билгеләнгәннәр. Әгәр мәчет ремонтланса, анда Коръән-хафизлар әзерли торган үзәк яки балалар өчен берәр төрле дини уку йорты булдырасыбыз килә. Бу турыда районыбызның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Мәчет тик тормасын, кешегә файдалы булсын, дип телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев