Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәширдә “Шагыйрәләргә чәчәк бәйләме” исемле кичә булды

Мәмәшир авылы китапханәсендә “Нур” клубы белән “Шагыйрәләргә чәчәк бәйләме” исемле кичә үткәрелде.

Әлеге кичәнең максаты 8 март бәйрәме белән бәйләп, татар шагыйрәләре иҗаты һәм китаплар белән таныштыру иде.

Бөек Тукаебыз әйткәнчә, әгәр шагыйрьләр күңеле аяз булмаса, безнең йөрәкләребезгә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итә алмаслар иде.

Кичәдә Лена Шагыйрьҗан, Резедә Вәлиева, Клара Булатова, Салисә Гәрәева һәм башка шагыйрәләрнең иҗатларына тукталдык.

Ә шагыйрә Гөлшат Зәйнәшевага тагын да киңрәк игътибар биреп, аның тормыш һәм иҗат юлы презентация формасында тәкъдим ителде. Безнең буын яшьләре аны күп кенә җылар авторы буларак та белә. Шуңа күрә аның матур җырларын да тыңладык.

Шулай ук кичәдә катнашучыларга “Хатын-кыз исемнәре” дигән чайнворд тәкъдим ителде. Анда шигырь юлларыннан төшеп калган исемнәрне катнашучылар бик тиз уйлап таптылар.

Зөлфия ГАБДУЛЛИНА, Мәмәшир авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнекелэр булдыралаааар!!!

    erid: 2VtzqxWHLUk