Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәшир авылы китапханәсендә Искечә Яңа елны каршы алу бәйрәме булды

Кичәнең төп максаты: өлкәннәргә күңелле ял кичәсе оештыру, кыш темасын яктырткан китапларны пропагандалау иде

Мәмәшир авылы китапханәсе каршында оештырылган “Нур” клубына йөрүчеләр белән “Яңа ел кичендә” исемле Искечә Яңа елны каршы алу кичәсе үткәрелде. Кичәнең төп максаты: өлкәннәргә күңелле ял кичәсе оештыру, кыш темасын яктырткан китапларны пропагандалау иде. 

Кичәгә кунак булып Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Кунаклар бәйрәм төсе өстәп кенә калмады, өлкәннәрнең зирәклеген тикшерде, бергәләп бик күп табышмакларга җаваплар эзләнде. Шулай ук кичәдә төрле уеннар уйналды, Кыш бабайның җәзасын үтәп, бик куп бүләкләргә ия булып сөенештеләр. 

Китапханәче “Язучылар иҗатында - Кыш темасы” исемле күргәзмәгә күзәтү ясап, китап дөньясына сәяхәткә чакырды. 

Әлеге кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды һәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәр кичәдән бик канәгать булдылар, күңелле ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев