Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәшир авылы китапханәчесе укучылар белән “Тукай яши күңелләрдә” исемле кичә үткәрде

Кичә барышында китапханәче Габдулла Тукайның тормыш юлы турында презентация күрсәтте, “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Мәмәшир авылы китапханәсендә, “Библиосумерки” акциясенә кушылып, 1 класс укучылары белән “Тукай яши күңелләрдә” исемле кичә үткәрелде.

Кичәнең төп максаты - бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан тыш, шагыйрь турында белемнәрне арттыру, иҗатына кызыксыну уяту булды.

Кичә барышында китапханәче Габдулла Тукайның тормыш юлы турында презентация күрсәтте, “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар кичәдә “Бала белән күбәләк”, “Кәҗә белән сарык”, “Таз”, “Шүрәле” әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Шулай ук Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукайлы кроссворд” чишү, язучының “Су анасы” һәм башка әкиятләрен кино форматында карау балалар өчен бик кызык булды. Кичә “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды, дип хәбәр итте Зөлфия Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk