Мәктәбебез ятим калды
Тынлык... Сәер тынлык хөкем сөрә бу көннәрдә. Моңарчы көн саен кырмыска оясыдай кайнап торган мәктәп территориясендә дә тынлык. Ике катлы мәһабәт бина да моңсуланып калган кебек тоела. Моңсу, чөнки ул 25 июль көнне “ятим” калды, хуҗасын югалтты.
Мәктәп бинасын гына түгел, туганнарын, укытучылар һәм укучылар коллективын, яраткан дусларын “ятим” калдырып, Хаҗиев Гомәр Һашим улы күзләрен мәңгелеккә йомды. Бу рәхимсез үлем бөтен тирә-юньне, барлык район халкын тетрәндерде. Кем генә белми, кем генә хөрмәт итми, кем генә яратмый иде бу шәхесне?
Күңелдә әйтеп бетермәслек бушлык... Вакыт туктап калган кебек: елап та, уйлап та булмый – бары тик бушлык. Менә ничә көн инде кулыма каләм алам, ләкин яза алмыйм, фикерләремне, Гомәр Һашимович белән бәйләнгән вакыйгаларны бергә туплап, үткән заманда “иде” дип язуы бик авыр.
Чын кеше, чын җитәкче иде безнең директорыбыз. Үзенең бөтен вакытын безгә, укытучыларга, укучыларга, ата-аналарга, багышлаган кеше ул. Җаны-тәне, һәр күзәнәге белән “мәктәп, мәктәп” дип яшәде, гомеренең соңгы минут, секундлары да аның мәктәптә булды. Дөньяда моннан да зур югалту, авыр кайгы бармы икән?! Вакыт бит ул үзе дә бик рәхимсез. Кеше уй-хыяллар белән янып йөри, киләчәккә төрле планнар кора. Безнең дә Гомәр Һашим улы белән никадәр эшлисе проектларыбыз, планнарыбыз тормышка ашырылмыйча, хыял гына булып калды. Ашыкты ул, яшәп калырга бик ашыкты. Үлемнең янәшәдә генә йөрүен сизенгән кебек, соңгы очрашуыбызда төпле киңәшләрен бирде, бергә эшләгән дәвергә анализ ясады, яхшы сүзләрен җиткерде. Ул үзенең шәхси әйберләренә, аларның сакланышына саксызрак карады. Кирәкле документны, китапны, хатны озаклап эзли, ләкин барыбер таба иде. Соңгы көннәрдә дә ул кәгазь-китапларын барлап, кабинетын тәртипкә китерү белән шөгыльләнде. Бары тик берничә көннән аның йөрәге тибүдән туктаячагын кем уйлаган бит?!
Чын укытучы, чын тәрбияче иде ул Гомәр Һашимович! Укучыларны, әти-әниләрне, гомумән, барлык кешеләрне дә тәрбияле итеп күрәсе килде. Һәр дүшәмбе иртәсендә уздырыла торган гомуми линейкада ул балаларга “җаннарым, матурларым минем” дип мөрәҗәгать итә иде, аларның күңелләренә мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек орлыклары салырга тырышты. Үзе кебек көчле рухлы, “алтын йөрәкле” итеп тәрбиялисе килде. Әгәр дә сезнең Олыяз урта мәктәбенә килгәнегез булса, игътибар итми калмагансыздыр: безнең мәктәпнең һәр баскычы, һәр стенасы, һәр стенды – тәрбия чыганагы. Стендларның һәммәсе бөек кешеләрнең, философларның, педагогларның мәгънәле сүзләрен үз эченә алган. Директорның шундый бер сыйфаты бар иде: тиз генә бу документны тиешле иптәшкә кертеп тапшырырсыз әле, дип биреп җибәргән кәгазь аның папкасында атналар буе йөрергә мөмкин булса, ә менә шул ук вакытта күренекле шәхесләрнең (К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Ю.Гагарин һәм башкалар) әйткән сүзләрен, өзекләрен яттан белә, аларны үз чыгышларында оста куллана иде. Гаҗәеп дими, ни дисең?!
Гомәр Һашим улы зыялы, хыялый, тирән белемле, нык ихтыярлы кеше иде. Тормышның нинди генә өлкәсенә кагылган мәсьәләләр, проблемалар турында бәхәсләшми идек без. Ул гади генә сүзнең дә нинди тирән мәгънәгә ия булуын, ә соңгы елларда сүзнең тәэсир көчен ачты. Аның әйтергә яраткан фразасы: “Коллегалар! Гомерне аны төрлечә яшәп уздырырга була. Мәсәлән, минем бүгенге көндә бер телем ипием бар бит әле, диеп яки, бүген минем бер генә телем ипи кисәгем калган, дип”. Булганына шөкер итүче, артыгына кызыкмаучы, дан-шөһрәт артыннан кумаучы изге зат иде ул. Гомәр Һашим улын озатырга килгән җитәкчеләрнең аның адресына “иде” дип матур сүзләр әйтүләренә, аның очсыз-кырыйсыз хезмәтен югары бәяләүләренә җыелган халыкның күңеле шатлангандыр. Ә бәлки “Шушы җылы сүзләр үзе исән чакта әйтелде микән”, - дип, уфтанып куючылар да булгандыр. Ләкин ни генә булмасын, исәнлектә Гомәр Һашимович күп кенә мактаулы исемнәргә, дәүләт бүләкләренә лаек булган олы шәхес иде.
1994 елдан мәктәбебезне Гомәр Һашимович җитәкли башлагач, аның даны, абруе үсте, ныгыды. Беренче итеп, ул мәктәп территориясен тәртипкә китерүдән башлады. Чүп үләне, чытырманлык баскан җирләрне, мәктәп бакчасын гөлбакчага әйләндерү өчен искиткеч зур көч куйды. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде: яңа уку елына әзерлек буенча игълан ителгән конкурсларда без призлы урыннар яулый башладык. Аның инициативасы белән мәктәптә, район, республика күләмендә бик күп төрле чаралар уздырылуы, фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүләр, бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча республикада яхшы урыннарда булу – һәммәсе аның көчле җитәкче булуын раслый торган дәлилләр.
Мәктәпнең район күләмендә хәрби-патриотик тәрбия үзәгенә әйләнүе дә аның исеме белән бәйле. Гомәр Һашим улы директор итеп билгеләнгәч, укучылардан “Хәтер” төркеме оештырып, яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалганнарның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан “Кар десанты” экспедицияләрендә катнаша башлый. Бу походларга әзерлек аннан бик күп көч, энергия таләп итте. Беренче чиратта, бу матди мәсьәләләр белән бәйле иде. Районыбызда нинди генә оешма бар, ул барысына да мөрәҗәгать итә иде, походлар күп вакыт иганәчеләр ярдәме белән оештырылды. Гомәр Һашим улы дөньялыктан киткәннән соң, бу изге эш белән кем шөгыльләнер, туктап калырмы яки аның кебек берәр энтузиаст табылырмы – билгесез, Ходай кулында!
Хыялый иде ул безнең! Хыялланыр-хыялланыр иде дә шул хыялларын тормышка ашырырга тотыныр иде. Куркып кына, теләмичә генә башлаган ул эшләр үзеңне дә сиздермичә бөтереп алыр, үз эченә алып кереп китәр иде. Талантлы, сәнгатьне яратучы, үзе дә баянда уйнаучы, матур күкрәк тавышы белән моңланучы кеше дә иде ул! Аның җитәкчелегендә күпме артистлар, язучылар, уйлап табучылар, чит илләрдә гомер итүче милләттәшләр белән күңелле очрашулар оештырылды. Без аны үзара “лирик” дип атый идек. Әйе, әйе, лирик дип. Ул яттан бик күп шигырьләр, поэмалардан өзекләр белә иде, төрле чараларда шуларны сөйләп, укучыларга үрнәк күрсәтте, аларны сөендерде. Иң яраткан шагыйрьләре Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин булды.
Мин телим дусларга имәннәр ныклыгы,
каеннар аклыгы.
Кичик без ирләрчә тормышның зурлыгын,
тормышның ваклыгын.
Бу аның тарафыннан иң еш сөйләнгән шигырь булгандыр, мөгаен. Соңгы тапкыр ул шушы шигырь юллары белән 2018 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать иткән иде. Гомәр абыйларының соңгы теләкләре булып, бу сүзләр аларны гомер юлларында озатып барсын иде, әмин!
Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләргә китеп барышлары, -
дип көйләргә яратты ул. Ялгызлыгыннан да уфтанмады, әлеге бушлыкны ул үзенең изге гамәлләре, тырыш хезмәте, абруе, дусларының, туганнарының, хезмәттәшләренең, укучыларының олы мәхәббәте белән тулыландырды. Нишлисең, бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый, димәк, аңа Ходай тарафыннан гомерен ялгызлыкта кичерергә язган булгандыр. Ялгыз дип әйтү бик дөрес тә булмастыр. Юк, ялгыз түгел иде ул. “Абый” дип өзелеп торучы ике сеңлесе: Фәридә белән Фәйрүзә, кияүләре Ильяс белән Фиргать, аларның дүрт баласы: Ләйсән, Әмир, Илнар һәм Гөлүзә һәрдаим аның янәшәсендә булдылар, барлык башлангычларында ярдәм иттеләр, гомер юлында ныклы терәк булдылар. Ул үзе дә алар өчен яшәде, алар белән бергә кайгырды, шатланды, борчылды, куанды…
“…оҗмахка керер өчен дә
Һич югында
Үлеп карарга кирәк”, -
дип, шигырьдән юллар китерергә ярата иде Гомәр Һашимович. Ул һәммәбезне ятим итеп китте, ул – үзен, без аны саклый алмадык. 59 яшь – картлыкның “егет чагы” гына иде бит әле, Гомәр! Яхшы кеше идегез сез, ә бәлки без үзебез начар булганбыздыр?! Кешегә “юк” дип әйтә белмәдегез, ә бәлки шулай кирәк булгандыр!? Ни генә дисәк тә, сезне, яраткан җитәкчебезне, кире кайтара алмыйбыз. Кыек әйткән сүзләребез өчен безне гафу итегез. Төшләребезгә генә кереп булса да, әйтәсе сүзләрегезне, бирәсе киңәшләрегезне, риза-бәхиллегегезне белдерсәгез иде, дип елый йөрәк бу көннәрдә. Урыныгыз оҗмахта булыр дип ышанабыз. Сезне белгән һәр кешегә, сеңелләрегез Фәридә белән Фәйрүзәгә, хезмәттәшләрегезгә, күпсанлы дусларыгызга югалту кайгысын күтәрүдә түземлек, сабырлык сорыйбыз. Без сезне хөрмәт иттек, яраттык. Сез мәңге безнең йөрәкләрдә, безнең белән янәшә булырсыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, Гомәр Һашим улы!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы,
Олыяз урта мәктәбе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев