Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәктәп директорына 70 мең сум штраф салынган

Балаларның күпләп агулану факты буенча суд хөкем чыгарган

Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директорына штраф салынган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә.

Арча районы прокуратурасы элеккеге директорга карата дәүләт гаепләвен хуплаган. РФ Җинаять кодексының 293 маддәсенең 1 нче часте (“ваемсызлык”) маддәсе буенча суд Сафиуллинга 70 мең сум күләмендә штраф сала. 51 яшьлек пешекчегә 20 мең сум штраф билгеләнә. Ул “санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, саксызлык аркасында кешеләрнең күпләп авыруына китерү” маддәсе буенча гаепле дип табылган.

Тикшерү барышында, бу хәлнең мәктәп директоры үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве аркасында килеп чыкканлыгы дәлилләнгән. Мәктәп ашханәсе пешекчесендә эчәк инфекциясе билгеләре булганын белә торып, ул медицина тикшерүе узарга табибка баруын таләп итмәгән, эшләвен дәвам иттерүгә юл куйган.

Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган. Суд тикшерүеннән башка гына хөкем чыгару турында үтенеч белән чыккан булган. Арча районы суды аңа дәүләт кеременә 70 мең сумлык штраф түләү җәзасын билгеләгән.

Суд карарлары һәм суд утырышы беркетмәләре җентекләп өйрәнелгәч кенә, хөкемгә апелляцион шикаять бирү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев