Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мини-фермалар төзү һәм терлек сатып алу белән бәйле булган дәүләт ярдәмнәре турында

Кимендә 8 сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә субсидия күләме - 200, ә кимендә 5 сыер асрау өчен 120 мең сумны тәшкил итә.

- Иң элек сүзне мини-фермалардан башлыйк. Аның төзелеше 2017 елдан иртәрәк башланмаган булуы һәм торакның 50 процент күләмдә әзер булуы шарт, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина. - Закон таләбе буенча фермада 5 сыер асрау өчен 2018 елның 1 гыйнварына электрон хужалык китабында - 2, 8 сыер асрау өчен 3 сыер исәпкә алынган булырга тиеш.

Кимендә 8 сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә субсидия күләме - 200, ә кимендә 5 сыер асрау өчен 120 мең сумны тәшкил итә. Субсидия алганнан соң, хуҗалыкка алты ай дәвамында торакны сафка бастыру бурычы куела. Алдагы алты ай дәвамында ферма мал белән дә тулыландырылырга тиеш. 8 башка исәпләнгән мини-ферма өчен ел башына булган сыерга өстәмә тагын 5, ә 5 башка исәпләнгәне өчен өстәмә 3 сыер сатып алырга туры киләчәк. Биш ел дәвамында хуҗа кеше мал санын сакларга тиеш була.

2018 елда юридик зат статусы булган авыл хуҗалыгы оешмаларыннан биш башка кадәр  тана яки бер бозау китергән сыер сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга субсидия каралган. Шуны да искәртеп узыйк: шәхси эшмәкәр – фермер хуҗалыгы башлыклары юридик зат булып саналмый. Хуҗалыкларга субсидияләр яңа сатып алган бер баш терлек өчен бер тапкыр бирелә. Аның күләме: нәсел статусы булмаган малларга – 15 мең, ә токымлы маллар өчен - 20 мең сум.

2018 елдан Татарстан Республикасы чикләреннән таналар һәм беренчегә буаз таналар сатып алучыларга субсидия шулай ук бер баш терлек исәбеннән бер тапкыр тәкъдим ителә. Субсидия 30 мең сумны тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X