Минефәнис Хәмәтдинов: Авыл җирендә дә матур итеп, җитеш, мул тормышта яшәргә була, әмма аның өчен тырышып хезмәт куярга кирәк
Аш-Буҗи авылыннан Хәмәтдиновлар гаиләсе - авылдашлары өчен генә түгел, бөтен район халкы алдында үрнәк, чөнки җирлекне эшле, ашлы итү өчен тырышып хезмәт куялар.
Бүгенге авылны ватанпәрвәр, тырыш, булдыклы кешеләр яшәтә. Ә Аш-Буҗи авылыннан Хәмәтдиновлар гаиләсе нәкъ менә шундыйлардан. Алар - авылдашлары өчен генә түгел, бөтен район халкы алдында үрнәк, чөнки җирлекне эшле, ашлы итү өчен тырышып хезмәт куялар. Шушы көннәрдә гаилә башлыгы, авыл дип яшәүче райондашыбыз, булдыклы эшмәкәр Минефәнис Фәләхетдин улы үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге мәкаләне юбилярның якыннары белән бергәләп, аңа бүләк итеп әзерләдек.
1962 елның 4 октябре – көзнең хакимлек иткән, уңышларны җыеп алып, келәт, амбарларның мул уңыш белән тулган чагында Аш-Буҗи авылының кибетче Фәләхетдин һәм Флүрә гаиләсендә, әти-әнисен сөендереп, беренче сабыйлары - ир бала дөньяга аваз сала. Егет чын җир кешесе булып үсә, авыл хуҗалыгы тармагын сайлый: башта авыл хуҗалыгы техникумын, аннан институтын тәмамлый.
Райондашыбыз хезмәт эшчәнлеген 1985 елда «Коммунизмга» колхозында агроном-агрохимик буларак башлап җибәрә, шул ук вакытта профсоюз лидеры вазыйфаларын да башкарырга өлгерә. Соңрак “Уңыш” колхозына рәис итеп билгеләнә. Ә 2003 елдан ул шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Башта үзенең йорт яны территориясендә, аннан күрше Адайда пекарня булдыра, якын-тирә авылларны тәмле, хуш исле икмәк-булка изделиеләре белән тәэмин итеп кенә калмый, халыкны эшле дә итә. Бүгенге көндә әлеге икмәк пешерү цехы Аш-Буҗи авылы янында төзелгән яңа бинага күчте. Параллель рәвештә эшмәкәр Адай, Аш-Буҗи, Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Кара Елга, Купка, Чуллы, Туембаш авылларыннан сөт җыю белән дә шөгыльләнә. Сөт эшкәртү заводы ачу хыялы белән яши һәм 2018 елда аны тормышка ашыра. Хәзерге вакытта Минефәнис Хәмәтдинов – «Кукмара сөте» җәмгыятенең директоры. Ә икмәк, сөтчелек продукцияләре күрше-тирә авылларда, Нократ Аланында урнашкан үзләренең һәм башка сату нокталарына озатыла.
Минефәнис абый районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Ул Россия дәүләт статистика комитетының «2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен» күкрәк билгесенә ия. 2019 елда туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда ярдәм иткән өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2020 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә керткән өлеше өчен Кукмара муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына ия булган. Зур Сәрдек җирлегендә бер генә чара да Минефәнис Фәләхетдин улының матди, рухи ярдәменнән башка узмый. Үткән елның сентябрь аенда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән берлектә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул иткән очрашуда да Хәмәтдиновлар гаиләсе бар иде.
Минефәнис абый турында якыннары яхшы ир, мәрхәмәтле әти, оныклары өчен өзелеп торучы бабай, диделәр. Буш вакытларында ул республика, район күләмендә үткәрелә торган көрәш ярышларын күзәтеп барырга ярата, ат чабышларын карый. Үзе дә, сәламәтлеккә файдалы дип, кыш көннәрендә рәхәтләнеп чаңгыда йөри. Әмма ул өйдә дә, эштә дә бертөрле таләпчән, бар эшне җиренә җиткереп башкарганны ярата. Шулай булмый ни, әгәр әлеге сыйфатлар юк икән, шулкадәрле хезмәтне башкара алыр идеме?
Минефәнис абыйның бер әңгәмә вакытында әйткән сүзләре күңелгә килә: «Авыл җирендә дә матур итеп, җитеш, мул тормышта яшәргә була, әмма аның өчен иртә таңнан торып, тырышып хезмәт куярга, тәвәккәл булырга кирәк. Аллага шөкер, хәзер тормышлар рәхәт, эшлим дигән кешегә каршы килүче, киртәләр коручы юк, район, республика җитәкчелеге дә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Иң мөһиме - саулык һәм гаиләдә тынычлык кирәк. Без тормыш иптәшем белән һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлап яшәдек, алга таба да шулай булсын», - дигән иде ул. Чыннан да, кайвакыт якыннарыңның бер җылы сүзе, терәге таулар күчерерлек энергия, көч бирергә мөмкин.
Ә Минефәнис абый белән тормыш иптәше Гөлфия апаның гаилә мөнәсәбәтләре еллар белән сыналган, чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Гаилә учагы кабынган вакытлары да көз айларына туры килгән икән: ике ел очрашып йөргәннән соң, 1988 елның 10 сентябрендә тормыш корганнар. 34 ел дәвамында бер-берсенә хөрмәт, ышаныч һәм дулкынландыргыч җылы кайгыртучанлык хисләрен югалтмыйча саклап алып баралар.
«Билгеле, тормыш булгач, төрле чакны күрергә туры килде. Минефәниснең агроном булып эшләгән вакытлары иде: иртән чыгып китә, кич кайта, балалар кечкенә... Хәзерге кебек уңайлыклар да юк бит ул чакта, бар эшне кул белән башкарасы, маллар да күп асрый идек. Ә балалар кул арасына керә башлагач, иркенрәк булып китте. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Алга таба да шулай тигезлектә, иңгә-иң куеп яшәргә язсын», - дип искә ала Гөлфия апа.
Гаилә учагын саклаучы Гөлфия Васыйл кызы гомере буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда, йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр һәм оныклар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Минефәнис абый белән Гөлфия апа үзләре шикелле туган якларына тугры, тырыш, уңган ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Әлбәттә, аларның башка яшьтәшләре кебек шәһәргә омтылмыйча, авылда калуларына әти-әниләренең дә йогынтысы булгандыр. Бүгенге көндә олы уллары Илгиз өйләнгән, үзе – зур гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Ләйсән белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Алар – Фәләхетдин бабайлары, Минефәнис әтиләренең сату-алу эшен – династияне дәвам итүчеләр, дияргә була. Ә икенче уллары Фәнүс әле өйләнмәгән, ул – берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары җитештерелә торган пекарняда директор. Әмма нинди генә хезмәт башкармасыннар, егетләр өчен әти сүзе, киңәше һәрвакыт беренче урында.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев