Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Мине машина бәрдерде»: мошенниклар кукмаралыларның өй телефонына әнә шундый сүзләр белән шалтырата

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 9 аенда районда мошенниклыкның — 70, ә банк карталарыннан акча урлауның 10 очрагы теркәлгән.

Еламсыраган тавыш белән: «Мин дәваханәдә, машина бәрдерде», — дип башланган аралашу акча сорауга кадәр барып җитә. Кызганыч, күпләр ышана. Әнә бит өлкән яшьтәге райондашыбыз кызы белән элемтәгә чыга алмагач, хәтта Казанга юл тоткан. Әлеге хәл турында ул безгә дә сөйләде.

«1 ноябрьдә сәгать 11.15тә өй телефоны шалтырады. Элемтәнең икенче башында илереп бер кыз үкси, хәтта юньләп сүзен дә әйтә алмый. «Мин — синең кызың», — дигәнен, юл фаҗигасенә эләгүен, кабыргасы сынган, ирене ярылган булуын көч-хәл белән аңладым. Алга таба телефонны икенче бер хатын-кыз алды. Шәфкать туташы икән. Кызга сөйләшү авыр булганлыктан, янәсе, минем белән ул аралашачак. «Юлның тиеш түгел урыныннан чыгучы кыз аркасында машина ниндидер корылмага бәрелгән. Авария вакытында автомобиль җимерелгән, һәм шофер каты зыян күргән. Алар: „Гариза язмыйбыз, җинаять эше дә кузгатмаслар. Әмма автомобильне төзәтү, аяклары сынган, талагына зыян килгән ирне дәвалау өчен ике миллион сум акча кирәк булачак“, — диде. Минем белән сөйләшкән хатын-кызның сүзләреннән соң бик нык курыктым. Алга таба ул шәхси мәгълүматларны сорый башлады. Шул чагында ирем: „Ашыкма әле, мошенниклар була күрмәсен“, — дигәч, тиз генә телефонны куйдым. Кызыма шалтыраттым, телефонын алмады. Ул белем ала торган уку йортында да дәресләргә килмәвен әйттеләр. Бу сүзләрдән соң бөтенләй калтырап төштем. Кызым вакытлыча бер ханымның фатирында тора иде. Хәбәргә чыгып, аңа да бу хакта сөйләдем. Ул тынычландырса да, баланың тавышын ишетмәгән килеш үз-үземә урын таба алмадым. Тиз генә җыендым да поезд белән Казанга киттем. Ярты юлга җиткәч, кызым шалтыратты, авырып китүен, укудан сорап кайтуын әйтте. Шәмәрдән тукталышында төшеп калып, кире Кукмарага кайттым. Әздән генә мошенниклар тозагына эләкми калдым бит. Ул кадәр акчаны кайдан алыр, кредит рәсмиләштергән булсалар да, ничек түләр идем — бу хакта уйларга да куркам».

Шушы ук көнне икенче бер кукмаралы ялган юл белән акча үзләштерүчеләргә 38 мең сум акча күчергән. Райондашыбызның сүзләренә караганда, ул интернет челтәрендәге сайтларның берсендә урнаштырылган белдерү буенча кәрәзле телефон алырга теләгән була. Ике арада сөйләшү, аралашу шактый озак дәвам итә, аңа хәтта 40 мең сумлык телефонга 2 мең сум ташлама да ясыйлар. 

«Почта аша бик үк уңайлы түгел, курьер хезмәте белән тизрәк була, дигәч тә икеләнмәдем. Берсүзсез ышандым. Акча күчергәннән соң, яхшылап төреп җибәрүләрен дә сорадым әле. Яхшы телефонлы булам дип куанып йөргәндә, посылканың кайда җиткәнен белү өчен карарга интернетка керсәм, бу хакта бернинди мәгълүмат юк. Шалтырата, тикшерә башладым. Посылка кабул ителгән, рәсмиләштерелгән һәм шул арада кире алынган. Яңа танышым башкача шалтыратуларга җавап бирмәде. Мин үземнең капкынга эләккәнне аңладым, әмма инде соң иде. Юл бәясен дә үзем түләдем бит әле. Ул маркадагы кәрәзле телефоннар хәзер бик кыйммәт йөри, бәясенә кызыктыммы, ни дияргә дә белмим. Минем ялгышларны кабатлый күрмәгез. Полициягә килеп, гариза яздым, мошенникларның эзенә төшәрләр дип өметләнәм», — ди ул.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 9 аенда районда мошенниклыкның — 70, ә банк карталарыннан акча урлауның 10 очрагы теркәлгән. Халыкка килгән зыян 5 миллион 770 мең сумнан артыкны тәшкил итә. Шуларның 1 миллион 500 мең сумы ияләренә кайтарылган. 

«Мошенниклык буенча — 27, ә банк карталарыннан акча урлау буенча 7 җинаять эше ачылып, судка җибәрелде. Бүгенге көндә тормышны пластик карта, кәрәзле телефон һәм компьютер-планшеттан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма заманча технологияләр белән бергә мошенниклыкның да нинди генә төрләре барлыкка килми. Октябрьнең соңгы декадасында безгә берничә райондашыбыз мөрәҗәгать итеп, телефонның ватсап мессенджерына дусты, якыныннан 30 мең сум акча сорап, СМС-хәбәр юллануын сөйләде. Шуларның берсе, аны-моны уйламый, акча күчерергә дә өлгергән. Берникадәр вакыттан соң алар, танышлары белән элемтәгә чыгып, акча турында сорыйлар, тегеләре исә берни белми. Октябрь аенда бер кукмаралы әнә шулай 30 мең сум акчасыннан колак какты. Мошенниклар мессенджерлардагы парольне „ватып“, әҗәткә акча гына түгел, төрле конкурсларда катнашучы туганнары өчен тавыш бирүне сорап та төрле хәбәрләр җибәрә. Ул сылтамаларда — вирус. Шул рәвешле алар халыкның акчаларын урлый. Әгәр мондый төр мөрәҗәгатьләр килә икән, һичшиксез, шалтыратып, дөреслеген тикшерергә кирәк», — ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Чираттагы зыян күрүчеләрнең берсенә банк хезмәткәре исеменнән шалтыратып, кредит рәсмиләштерү белән башын бутыйлар, алдагысына «Зум» программасын «йөкләргә» кушалар да хокук сагындагылар киемендә видеоэлемтәгә чыгалар, психологик яктан йогынты ясап, кредит рәсмиләштертәләр. Райондашыбыз банкомат аша кырыгалдарларга 250 мең сум акчасын алар әйткән счетларга күчерә. 

Рамил Нургалиев:

«Банктан дип шалтыраталар икән, сөйләшүне өзеп, шул банкка мөрәҗәгать итәргә, хокук сагындагылар икән, полиция, участок инспекторы белән элемтәгә керергә кирәк. Игътибарлы, сак һәм уяу булыгыз, үзегезне, милкегезне саклагыз!»

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев