Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мин - милләт анасы, ди 11 бала әнисе Мәрьям ханым

Әйдәгез, 11 бала анасы, 10 оныкның дәү әнисе белән бергәләп якыннан танышыйк әле.

Милләтпәрвәр Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәевне белмәгән кеше юктыр. Ул – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге “Казан” ресторанының хуҗасы, “Шан Турс” турфирмасы директоры, “ДАН” күчемсез милек бизнесының җитәкчесе, Евразия телевидение һәм радиоакадемиясе академигы. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дөнья көтсә дә, Татарстан, Башкортостан белән элемтәсе нык аның. Чит илдә татарлыгын онытмаган, татар дөньясының үзәгендә кайнаучы Исмәгыйль Шәңгәрәев безгә таныш булса, ә менә аның тормыш иптәше Мәрьям Шәңгәрәева күпләргә ачылмаган сер булып кала.

- Мәрьям апа, сез тумышыгыз белән кайдан? Әти-әниегез кем?
- Чыгышым белән мин Үзбәкстаннан, шунда 17 ел яшәдем. Әтием Әнвәр Шахмамедов – Үзбәкстан кешесе, әнием Фирдәүсә –  Казаннан. Без гаиләдә алты бала үстек. 17 яшемдә кияүгә чыктым. Әти-әнием 1997 елдан бирле Казанда, Мирный бистәсендә яшиләр.

- Рәшидә абыстай Исхакый оныгы булуы авырмы?
- Юк, авыр түгел, күңеллерәктер. Мин – аның олы кызы Фирдәвеснең  беренче баласы. Минем дәү әниемнең алты баласы булган: Фирдәвес, Рабига апа, Рәмзия апа, Исламия апа, Рушания апа, Госман хәзрәт. Ул, елга бер мәртәбә Үзбәкстанга кунакка килеп, безгә гел үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирә, “Намазлы булыгыз һәм икенче күрешкәндә менә шушы догаларны яттан белегез”, - дип, биремнәр куша, соңыннан имтихан алгач, машалла, дияр иде. Киләсе очрашуга кабат бирем калдырып китә иде.

- Ирегез белән кайда, ничек таныштыгыз?
- Ирем белән туганнар таныштырды. Үзбәкстанда мәктәпне тәмамлагач, 1991 елда Казан дәүләт педагогика институтының инглиз-гарәп телләре бүлегенә укырга керергә дип килдем. Бөтен документларымны тапшырдым да Бөгелмә шәһәрендәге апаларга кунакка киттем. Аннан Бөгелмәдәге әниемнең сеңлесе Рабига абыстай һәм ире Сөләйман хәзрәт белән Оренбург өязе Богырыслан шәһәрендәге туганнарга кунакка юл тоттык. Шунда Исмәгыйль абыең белән таныштырдылар. Бер айдан соң аңа кияүгә дә чыктым. Ул кунаклар өчен туйга бер самолет яллап алды. Богырыслан, Ульян, Самара, Мәскәү, Татарстан, Башкортостан якларыннан кунакларның бөтенесе шул самолетта Самарадан Ташкентка туй мәҗлесенә очты. Чирчик шәһәрендә гөрләтеп 500 кешелек туй уздырдык. Никахны Сөләйман һәм Госман хәзрәтләр укыды. Шундый онытылмас мизгелләрдән соң, мин Шәңгәрәева булдым. Ун ел – Богырыслан шәһәрендә, аннан Мәскәүдә тормыш иттек, ә 2006 елдан бирле  Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшибез.

- Исмәгыйль абыйның беренче җәмәгате авырып мәрхүмә булгач, балалары Мөслимә, Ислам әтиләре белән генә кала. Сез ятим балаларны үз канатыгызга сыендыргансыз, якын итеп кабул иткәнсез. Үз балаларыгыз тугач, тәрбия өлкәсендә каршылыклар булмадымы?
- Юк, каршылыклар очрамады. Исмәгыйльнең олы апасы Рәйсә: “Әниегез мәрхүмә, шуңа күрә әтиегез сезгә икенче әни ала”, - дип, Мөслимә кызым һәм Ислам улым белән алдан ук җайлап, үтемле итеп сөйләшкән, аңлаткан. Аллага шөкер, шуннан бирле “әни” дип йөрттеләр үземне. Ирем дә бөтен тормышны берсулышта, яхшы итеп алып барды, балаларга да, миңа да авырлык төшмәде. Бер баланы икенчесеннән аерырга вакыт табылмады, килем-китем (кунак) мәшакате күп иде. Шөкер, вак-төяк проблемалар булмады.

- Бала тәрбияләүдә сез нәрсәгә өстенлек бирәсез?
- Әлбәттә, дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Балаларны шәригать кануннары буенча тәрбиялибез.

- Балаларыгыз ничә яшьтән  намаз укый?
- Барысын да аңлый башлагач. Ә болай 2-3 яшьтән үзләре намазга басалар, чөнки алар бөтенесен дә күреп үсә.

- Биредәге гарәп хатын-кызлары ашыкмыйлар, алар салмак, җайлап кына яшәүгә күнеккән шикелле. Бу нәрсә белән бәйле?
- Дини тормыш белән. Безгә андый тормышка өйрәнергә кирәк, ә аларның ул балачактан ук гадәтләренә кергән. Алар беркая ашыкмыйлар, дулкынланмыйлар, чөнки иманнары нык, бөтен эшне Ходайга тапшыралар, язмыш алдан язылган, дип кенә карыйлар. Ә Рәсәй халкы эшнең уңышлы булуы үзеннән һәм эшне тиз башкаруыннан тора, дип фикер йөртә, шуңа күрә кабалана. Биредәге халык нәрсәгә дә булса җитешмәсә исе китми. Ходайдан шулай хәерлерәктер, дип тыныч кына уйлап куя. Аларның да авырлыклары бардыр инде, безгә генә бер проблемасыз, акрын йөриләр кебек тоеладыр... Тыштан безнең мәшәкать – аларга, аларныкы безгә күренми.

- Барлык балаларыгыз бер-берсен хөрмәт итәләр: олысын – олы итеп, кечесен кече итеп күрәләр. Тәүфыйклы вә иманлы балалар булып үссеннәр өчен, нинди тәрбия алымнары кулландыгыз? Ишле гаиләне бердәм итеп туплау өчен нишләргә кирәк?
- Беренчедән, балалар өчен син үзең үрнәк булырга тиеш. Ата-ана өйдә нинди – бала шуны сеңдереп үсә һәм киләчәктә сине кабатлый. Юкка гына халыкта “Бала оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтер”, дигән мәкаль яшәми. Икенчедән, балалар бер-берсенә якын итеп эндәшсеннәр өчен, монысы – синең абыең, монысы – апаң, энең, сеңлең, дип өйрәттек. Бер елга яисә бер айгамы, я бер генә көнгә олыракмы – анысы мөһим түгел. Хөрмәт итәргә, тыңларга, аңа каршы дәшмәскә, кычкырмаска, өлкәннәр белән талашмаска кирәк дип барыбер аңлатабыз. Бу – татарда өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән эшләнелә торган язылмаган канун дип әйтәсем килә.

- Менә карап торам: тыңламасаң, хәзер абыең белән апаңа әйтәм, дисез, балалар куркалар һәм шунда ук бер гади сүздән рәткә киләләр. Нәрсә белән бәйле бу?
- Белмим. Күрәсең, яшьләр бер-берсе белән күбрәк аралашалар, сөйләшәләр һәм үтемле итеп аңлаталардыр (көлә). Әмма шулай әйткәлим – монысы хак.

- Ирегез тәрбия эшендә ни рәвешле катнаша?
- Тәрбия әти ягыннан бик нык. Әлеге өлкәдәге күп нечкәлекләрне мин иремнән өйрәндем. Эштә булганда, балалар нәрсә белән шөгыльләнә, татарча сөйләшәләрме, дип шалтыратып сораша, күздән ычкындырмый. Олы балалар  белән  –  олыларча, кечкенәләре белән сабый телендә әңгәмә кора. Рәхәтләнеп алар белән уйнап та утыра әле. Аның үз ысуллары бар. Мәсәлән, җомга көнне барыбыз бергә җыелгач, безгә ничек сөйләшергә, кешеләр алдында үзеңне ничек тотарга, ничек тормыш алып барырга дигән темаларга әдәп-әхлак дәресләре бирә.

- Балаларыгыз нинди мәктәптә укыйлар, нинди югары уку йортларын тәмамладылар? Тел белән кыенлыклар тумыймы?
- Хәдия, Җәлил, Мөхәммәд, Кәүсәр – чит ил мәктәпләрен, Ислам белән Мөслимә Мәскәү мәктәбен тәмамлады. Ә башкалары үзебезнең янда Рас-эль-Хайм әмирлегендә урнашкан мәктәптә белем алалар. Кызлардан кала бөтен улларым өчен югары уку йорты ул – әтиләре һәм әтиләренең хезмәте. Олы кызым – икътисадчы, читтән торып Мәскәү университетын тәмамлады. Ә кечесе Шарджа әмирлегендә менеджмент юнәлешен сайлады, әлегә шунда укый.

- Балаларыгыз ничә тел белә?
- Дүрт тел – татар, рус, инглиз, гарәп телләрен беләләр.

- Татар теле аларга нәрсәгә кирәк дип уйлыйсыз?
- Татар теле – ана теле ул. Үзен хөрмәт иткән һәр кеше ана телен, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларны белергә тиеш. Мин – милләт анасы! Шуңа күрә җәмгыятькә, татар халкыма тугры, динле, нык иманлы, дәүләтебезгә файда китерә торган тәүфыйклы балалар үстерергә тырышабыз. Милләтне телсез саклап калып булмый. Шуңа күрә татар телен онытмыйк, дуслар!

- Кием мәсьәләсенә килгәндә, сезгә нинди стиль якынрак: гарәп стилеме яисә татарныкымы?
- Икесе дә якын. Элек-электән иң мөһиме шул: хатын-кызның гәүдәсе капланган булырга тиеш. Бу хакта Библиядә, бигрәк тә Коръәндә әйтелгән. Урамда артык күзгә бәрелмәс өчен, гарәп илендә кара күлмәк киям. Ә инде Рәсәйдә мин татарларыбызга хас тыныч, якты төстәге күлмәк кияргә тырышам. Аерма шунда гына.

- Үскәч, балаларыгызның читкә китүләренә, яшәүләренә ничек карыйсыз? Ничә балагыз аерым бер гаилә булып яши һәм кайларда?
- Яхшы карыйм. Насыйп ярларын табып, аерым тора башлыйлар икән – без шат кына. Өч балам, тормыш корып, гаиләләре белән аерым гомер итә. Кызым Мөслимә ире һәм дүрт баласы белән Мәскәүдә яши. Ислам һәм Җәлил улларым гаиләләре белән Аджман әмирлегендә үз фатирларында торалар.

- Балага исем сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?
- Чын мөселман исеме булырга тиеш. Безнең балаларның бөтенесендә иске татар исемнәре: Мөслимә, Ислам, Хәдия, Җәлил, Мөхәммәд, Кәүсәр, Ибраһим, Сәлим, Хәлил, Абдулкаюм, Исхак. Ә иске татар исемнәре барысы да Коръәндә язылган.  Балага нинди исем кушсаң, тормышы шундый була. Безнең бурыч – балага мәгънәле исем бирү. Минем белән киңәшләшеп, балаларга исемне Исмәгыйль абыегыз сайлый.

- Мәрьям апа, инсафлы, анасына да, җәмгыятькә дә, киләчәк буыннарга да сөенеч китерә торган баланы ничек итеп тәрбияләргә мөмкин?
- Иң беренче чиратта, сабыр булыгыз. Баланы ачуланганда ул үз хаталарын аңламый да, аңларга теләми дә. Чүгәләп, янына утырып, тыныч кына аңлата белергә кирәк. Психология ягыннан карасаң, пәйгамбәребезнең сөннәте буенча да баланы җиде яшькә кадәр ачуланырга, аңа сугарга, кыйнарга, әрләргә ярамый. Бу хакта Коръәндә язылган. Юкка гына “Психология – развернутая книга ислама”, - дип әйтмиләр бит. Беркөнне балам Ибраһим әйтә: “Әнкәй, син беләсеңме, мелатонин гормоны кешенең организмында кичке тугыздан төнге икегә кадәр барлыкка килә икән”. Бу нәрсәне аңлата? Медицина белән дин бик нык бәйләнештә тора һәм алар арасында каршылыклар юк дигән сүз. Пәйгамбәребезнең ястү намазын укыгач, ятып йокларга, дигән сөннәте бар. Күпчелек моны белә, әмма дөрес итеп башкармый. Ә тәрбия шәригать кануннары буенча барса, бу шартлар бөтенесе дә үтәлә: балаң инсафлы да, анасына һәм җәмгыятькә дә сөенеч китерә торган була.

- Катнаш никахларга мөнәсәбәтегез нинди? Балаларыгызның чит милләт кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?
- Тискәре, мин моңа каршы. Тормышыңны үз милләт кешесе белән бәйләргә кирәк. Ислам динебез нинди чиста, пакь, дөрес бит! Үз динебездә булса, кайбер очракларда ризалашыр идем дә, әмма киләчәгеңне, якыннарыңны күздән кичереп, барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. Гаиләле балаларым әлегә бөтенесе татар кешеләренә өйләнделәр, кияүгә чыктылар. Иншалла, алга таба да шулай булыр!

- Татарстандагы татарларга нинди теләктә калыр идегез?
- Балаларыгызны татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышыгыз, аларга якын булыгыз. Эш артыннан гына кумыйча, ким дигәндә ике сәгать вакытыгызны балага гына багышлагыз, чөнки берни дә эзсез калмый. Соңыннан үкенерлек булмасын!

- Мәрьям апа, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Алсу ҖИҺАНШИНА, "Ак калфак" оешмасы әгъзасы. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Дубай

фото: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев