Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Миләшкәй” балалар бакчасында “Татар кызы - 2019” конкурсы узды

Балалар “Үзем турында үзем”, “Иң талантлы кыз”, “Әбием сандыгы”, “Бармак уены” номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтте

“Миләшкәй” балалар бакчасында Югары Чура, Кече Чура һәм “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында “Татар кызы - 2019 ” конкурсы узды.

Балалар “Үзем турында үзем”, “Иң талантлы кыз”, “Әбием сандыгы”, “Бармак уены” номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Аларның уйнаулары, милли киемнәре, үз-үзләрен тотышлары барыбызны да сокландырды. Шуңа да урыннарны билгеләү җиңелләрдән булмады.

Җитез кыз – Югары Чурадан Софья Иванова, назлы кыз – Кече Чурадан Ангелина Агеева, акыллы кыз – Югары Чурадан Айзилә Галимуллина, гүзәл кыз – Югары Чурадан Алинә Карпова, зирәк кыз – “Миләшкәй” балалар бакчасыннан Самира Михайлова.
“Ак калфак” оешмасы әзерләгән ак калфакка Самира Михайлова лаек булды.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk