“Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестиваленнән кукмаралылар җиңү белән кайтты
Фестивальдә районыбыздан дүрт кеше катнашты.
Бөгелмә шәһәрендә узган “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә районыбызда оештырылган бәйгеләрнең җиңүчеләре – Рәмзия Хөсәенова, Рафис Шәйдуллин, Минзәлия Әгълиуллина, Мәликә Мөхәммәтгалиевалар көч сынашты. Өлкән яшьтәгеләр арасында Рафис Шәйдуллин беренче урынны алып, кыйммәтле приз алды, ә калган катнашучылар сертификатларга ия булды. Бәйгегә оештырып алып баручы – мөхтәсибәтнең баш абыстае Гөлсинур Әхсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев