Милли бизәнү әйберләре ясаучы Ландыш Моратова: Шөгылем мине бөтенләй икенче дөньяга илтә
Мондый төр әйберләр ясау Ландыш Моратованың күңелендә бик күптән бөреләнә, чөнки ул кечкенәдән милләт җанлы булып үсә.
Татар халкы элек-электән бизәнү әйберләрен кадерләп саклаган, аларны көндәлек тормышта да, бәйрәмнәрдә дә кулланган. Бу бизәнгечләрдә милләтебезнең күңел җылысы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте чагыла. Бүген дә шушы матур традицияләрне дәвам итүчеләр бар. Зур Сәрдек авылыннан Ландыш Моратова – милли бизәнү әйберләрен ясаучы шундый осталарның берсе.
Ул бу эш белән ике ел элек шөгыльләнә башлаган. Шул арада аның кул эшләре күп кенә гүзәл затларның шәхси гардеробында урын алган. Хәтта шушы матур эшләнмәләр районда гына түгел, республика, Россия күләмендә таралган.
Мондый төр әйберләр ясау Ландыш апаның күңелендә бик күптән бөреләнә, чөнки ул кечкенәдән милләт җанлы булып үсә. Бәлки гомере буе татар теле укытучысы хезмәтен башкарган әнисенең дә йогынтысы булгандыр. Гомумән, Ландыш Гыйльметдин кызы тумышы белән Әтнә районындагы Күшәр авылының педагоглар династиясеннән. Ул үзе дә тугыз сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия училищесына юл тота. Яшь белгеч хезмәт юлын Казандагы беренче гимназиядә башлап җибәрә. Шул ук вакытта Казан педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты буенча читтән торып белем ала. Беренче лицейда татар теле укыткан, “Мәгърифәт” газетасында эшләгән елларын әле дә сагынып искә ала.
– Нәкъ менә шул чакта булачак тормыш иптәшем, халык шагыйре, журналист Газинур Моратның бертуган энесе Зөфәр белән танышып, Зур Сәрдеккә килен булып төштем. Авылны шулхәтле яраттым, хәтта башка җирдә яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм. Бүгенге көндә ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәбез. Зөфәр алтын куллы, йорт җиһазлары ясый, бик матур итеп җырлый, гитарада уйный. Балаларыбыз Азамат, Баязит, Зифа – өчесе дә иҗатка гашыйк, Зур Сәрдек мәдәният йортында эшләп килүче “Чәчкә” бию ансамбленә йөриләр, спектакльләрдә катнашалар, спортны үз итәләр, – дип сөйләде ул.
Ландыш ханым Зур Сәрдек мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлагач, хыялына тагын бер адым атлый. Чөнки күргәзмәләргә йөрү, матур кул эшләре белән танышу аның күңел кылларын тибрәтеп җибәрә. Иң беренче ул алкалар ясап карый. Аннары муенса сорыйлар, бик тиз генә чулпылар кирәк була... Хезмәтләрен үз итәләр, ошаталар. Бу аңа тагын да канатланып эшләргә этәргеч була. Бүгенге көндә аның кул эшләре арасында ниләр генә юк: алка, муенса, яка чылбыры, чулпы, беләзекләр... Әгәр тагын берәр яңалык күрә икән, һичшиксез, ул аны да ясап караячак.
– Бу эшкә өйрәнү өчен бер җирдә дә укымадым. Танышым, дустым, Казанда гомер итүче Дамира Гәрәева – бик булдыклы оста. Шуның белән киңәшләшеп, сөйләшеп эшли башладым. Аның белән чималларыбыз бертөрле булса да, хезмәт җимешләребез аерыла. Дустым эшләремне хуплап тора. Әлеге шөгыль бик ошый, яратып башкарам. Кичләрен барлык йорт мәшәкатьләрен төгәлләгәч яки иртән барысын да эшкә, мәктәпкә озаткач, рәхәтләнеп, шушы хезмәткә алынам. Ул мине бөтенләй икенче дөньяга алып кереп китә, тынычландыра. Мәдәният өлкәсендә эшләү миңа тагын да бирелебрәк эшләргә дәрт, көч, этәргеч бирә, – диде ул.
Ә чималны Ландыш ханым интернеттан заказ биреп кайтарта, Казандагы кибетләрдән сатып ала. Кул эшләренең идеяләре исә үзенеке, шуңа күрә ул аларга “Күңелем бизәкләре” дип исем биргән. Бизәнү әйберләрен ясау вакыты төрле, бу аның зурлыгына, бизәкләрнең катлаулылыгына да карый икән.
– Гомумән, булачак әйберне күз алдына китерсәң, аны җыюның авырлыгы да юк. Бер алканы ясау өчен бер сәгать вакыт җитәргә мөмкин. Ә кайбер алкаларны өч-дүрт көн ясыйм, атналар буе ятканнары да бар. Шуңа күрә һәр әйбернең үз “холкы”, – диде ул.
Ландыш апа, кул эшләре татар милләтенекенә туры килә торган булсын өчен, бизәкләренә генә түгел, төсләренә дә игътибар итә. Элек татар халкында бизәнү әйберләре җиде буынлы булган, әмма кайчак биш буында тукталырга туры килә, үлчәмнәре туры килеп бетми дип сөйләде ул. Соңгы вакытта кызлар, ханымнар куе кызыл төстәге ташларны үз итәләр икән.
– Күп итеп бизәнү әйберләре таккан кешеләрне саескан белән чагыштыралар. Шуның шикелле үзем дә кул эшләремне бик яратам. Бәйрәм, төрле чараларга гына түгел, көндәлек тормышта да алка, йөзек, муенсаларның бөтенесен тагам, – дип елмая тырыш ханым.
Ландыш Моратованың иҗаты – милли традицияләребезне саклап кына калмыйча, аларны заман белән бергә үстерү, баету үрнәге. Аның кебек тынгысыз, тырыш кешеләр булганда, халкыбызның рухи байлыгы югалмас, киресенчә, киләчәк буыннарга мирас булып калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев