Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Микроавтобус йөртүчесе үлеп, алты бала имгәнгән

Шифаханәдән кайтып баручы балалар утырган микроавтобус шоферының тромбы өзелгән һәм ул үлгән

Мәскәү өлкәсендә Наро-Фоминск районында балалар утырган микроавтобусны йөртүче ир-ат руль артында үлгән. Юл-транспорт һәлакәтендә алты бала имгәнгән. Бу турыда региондагы Мәгариф министрлыгына сылтама белән “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.

"Наро-Фоминск районындагы "Бекасово" шифаханәсеннән Мәскәүгә китү өчен 23 баланы һәм озата баручы ике олы кешене Нара станциясенә автобус белән илтәргә чыкканнар. Балалар бүген Түбән Тагилга өйләренә кайтып китәргә тиеш булган. Автобус юл һәлакәтенә очрап, алты бала имгәнгән. Аларны район хастаханәсенә озатканнар. Җитди имгәнүләр юк", - диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта балаларның барысын да электричкада Мәскәүгә озатканнар.

"Якынча мәгълүматлар буенча, микроавтобуста "Бекасово" пансионатыннан балалар утырып бара торган булган. Хәрәкәт вакытында руль артындагы ир-атның тромбы өзелгән һәм ул үлгән", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Һәлакәт аркасында микроавтобус юл кырыена төшеп киткән һәм капланган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев