Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мөфтият хәбәрләре

Ураза гаете кайсы көнне билгеләп үтелә? Фитыр сәдакасы быел ничә сум?

Быелгы Рамазан аен үткәрү мәсьәләләре Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышында каралды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Президиум әгъзалары Рамазан аеның беренче көне итеп 6 майны билгеләделәр. Беренче тәравих намазы 5 май көнне ястү намазыннан соң укылачак. Утырышта катнашучы голәмалар, казыйлар һәм мөхтәсибләр тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген ассызыклады. Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 4 июнь көнендә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Фитыр сәдакасының минималь күләме быел да былтыргы күләмдә – 100 сум итеп билгеләнде, зәкят чыгаручыларга - 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидия сәдакасының күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сум, ягъни байлыгы шушы күләмдә бер ел дәвамында сакланган булса, мөселман шуның 1/40 өлешен (5750 сум) мохтаҗларга зәкят сәдакасы итеп бирергә тиеш.

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев