Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мөфтият хәбәрләре

Фитыр сәдакасының минималь күләме быел 100 сум итеп билгеләнгән, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә.

Быелгы Рамазан аена кагылышлы мәсьәләләр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең махсус Пленум утырышында каралды. 2018 елда Рамазан аеның башлану көне 16нчы майга туры килә, ә беренче тәравих намазын (Рамазан ае дәвамында укыла торган махсус намаз) Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15нче майдан укый башлыйлар.

Фитыр сәдакасының минималь күләме быел 100 сум итеп билгеләнгән, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көн өчен 200 сум күләмендә фидия сәдакасын бирү каралган. Сәдакалар  күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә.

Зәкят түләү өчен нисаб күләме быел алтын буенча  210 мең сум тәшкил итә, ягъни, әгәр шушы суммадагы  акча мөселманда бер ел сакланып, аның гаилә бюджетына тотылмый икән, ул шуның 40/1 өлешен (5250 сум) мохтаҗларга сәдака итеп бирергә тиеш. Көмеш буенча нисаб – 18 мең сум итеп билгеләнде (моның кадәр акчага ия булган кешегә корбан чалу вәҗеб була).

Пленумда Ураза гаетенең төгәл көне дә билгеләнде: быел  Ураза - бәйрәм 15 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk