Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч. Сутер мәктәбендә махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган геройлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Якташларыбыз вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Поч. Сутер мәктәбендә махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган геройлар — Иске Каенсардан Владимир Сайфеев һәм Югары Шөннән Сергей Куликовлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды.

Поч. Сутер мәктәбендә махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган геройлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Күзләрдә яшь бөртекләре җемелдәшә, ә күңелләрдә — күтәреп булмаслык моңсулык. Әйе, югалтулар турында сөйләве һәрвакыт авыр, ә яшьләрнең вафат булуы тагын да кызганыч. Батыр солдатларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренең хәлен, кичерешләрен күз алдына да китерерлек түгел.

Мемориаль такта ачылышына район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссариаты, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре һәм башкалар килгән иде. Алар геройларның якыннарына сабырлык, ә укучыларга якташлары үрнәгендә илнең патриотлары булып үсүләрен теләде.

Поч. Сутер мәктәбендә махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган геройлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Фотоларда яшь йөзләр... Владимир Сайфеев 1975 елның 6 октябрендә Иске Каенсар авылында дөньяга килә. 1982 елда Починок-Сутер мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Аны мәктәптә барысы да яхшы күңелле, тәрбияле, гадел, кыю, батыр йөрәкле булганы һәм балаларча шуклыгы өчен ярата. 1993 елның 18 ноябрендә Владимир Искандирович хәрби хезмәткә чакырыла. Алга таба тормышы һәркемнеке кебек дәвам итә: гаилә, эш. 2022 елның 27 сентябрендә ул хәрби комиссариат тарафыннан мобилизацияләнә.

Сергей Куликов 1986 елның 13 августында Югары Шөн авылында туа. Ачык йөзле, һәрвакыт тыңларга һәм аңларга сәләтле, авыр минутларда ярдәмчел, зур күзле, елмаеп торучы егет теләсә кемне үзенә җәлеп итә торган була. Мәктәптән соң ул һөнәри училищега укырга керә. 2005 елның 4 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. Сергей Анатольевич махсус хәрби операциягә үз теләге белән контракт төзеп китә.

Махсус хәрби операциянең башыннан әлеге егетләр алгы сызыкта була, үзләрен аямыйча, ил тынычлыгы өчен көрәшә. Хәрби хәрәкәтләрнең берсендә аларның гомере өзелә... Якташларыбыз вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Поч. Сутер мәктәбендә махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган геройлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Әлеге егетләрнең батырлыгы һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Мәктәптә белем алучы яшь буын, бу мемориаль такталарга карап, геройларын гел истә тотар дип ышанабыз.

Тантаналы чараны алып барган мәктәп укучылары исә: «Бүген без якташларыбыз хөрмәтенә баш иябез», — дип белдерделәр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев