Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәдәният яңалыклары

Район мәдәният учакларында әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп тора

Иске Оча авыл клубында районыбызның барлык удмурт җирлекләре арасында “Чеберена” чибәрләр конкурсы, Манзарс мәдәният йортында “Башваткыч”, Өлге, Күкшел авылларында Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә, Вахит,Татар Толлысы мәдәният йортларында “Карга боткасы”,Чарлы мәдәният йортында “Весенние напевы”кичәләре булды.
Район Мәдәният йортында Кукмара халык театры Робит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” спектаклен тәкъдим итте, республика күләмендә үтә торган “Балкыш” фестиваленең зона этабы, “Туган яктан илһам алып” фестивале кысаларында беренче гимназия коллективының концерты үткәрелде. Шулай ук әлеге фестиваль Кәркәүч һәм Манзарас клубларында да булды, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев