Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәчкәрә мәктәбе укучылары солдат егетләр белән очраштылар

Бу чара күңелле спорт уеннары белән аралашып барды

Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбендә патриотик һәм физик тәрбия айлыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен армия сафларында булып кайткан солдат егетләр белән очрашу үткәрелде. Очрашуга килгән  Илнур Әһлиуллин, Раил Гәйфетдинов, Илназ Гайфуллиннар үзләренең ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган бик күп сорауларга җавап бирделәр.  Бу чара  күңелле спорт уеннары белән аралашып барды. Очрашу укучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итте башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Әһлиуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев