Махсус хәрби операциядә катнашучы «Татарин» позывнойлы якташыбыз: Мондагы рәхәт тормышка ияләнмәскә, режимны бозмаска кирәк
Якташыбыз Херсона юнәлешендә хезмәт итә, ул контракт төзегәннән соң, беренче тапкыр вакытлыча ялга кайткан.
Махсус хәрби операциядә катнашучы «Татарин» позывнойлы якташыбыз белән ул вакытлыча ялга кайткач очраштык. Аның иртүк капка төбендә утын ярган вакыты иде. «Мондагы рәхәт тормышка ияләнмәскә, режимны бозмаска кирәк», — ди егет, чөнки алда аны Ватан алдындагы бурычы көтә, ә анда иркәләнеп ятарга ярамый, һәрвакыт уяу булырга кирәк.
Якташыбыз Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә дөньяга килә. Бүгенге көндә алар Манзарас авылында гомер итәләр. 2006–2008 елларда Краснодар краенда ремонт базасында армия хезмәте уза. Контракт төзегәнче төзелешләрдә хезмәт куя. Якташыбыз махсус хәрби операциягә Кукмара хәрби комиссариатыннан контракт төзеп китә.
— Бервакыт кибеттә таныш егетләрне очраттым, махсус хәрби операциядә катнашу өчен хәрби комиссариатка контракт төзергә барулары иде. Алар белән сөйләшкәннән соң, мин дә, әлеге карарга килеп, хәрби комиссариатка киттем. Бу 2023 елның сентябрь ае иде. Курку турында, гомумән, уйламадым, бардым да контракт төзедем, бары шул гына. Әмма без әлеге егетләр белән бер җиргә эләкмәдек. Алар күрше полкта, аралашып торабыз, әмма берсе исән-сау түгел инде. Бездә исә кукмаралылар юк. Башта ике ай өйрәнүләр уздык һәм декабрьдә махсус хәрби операция зонасына киттек, — диде ул.
Якташыбыз Херсона юнәлешендә хезмәт итә, ул контракт төзегәннән соң, беренче тапкыр вакытлыча ялга кайткан.
— Безнең подразделениегә ял бик эләкми, чөнки һәрвакыт сугышчан бурычлар куела. Егетләрнең кәефләре хәрбиләрчә, бары тик җиңүгә корылган. Үзебезнең ашханә, мунчабыз бар, барысын да ясадык. Анда төрле хәлләр була, без бирешмәскә тырышабыз. Кешедә һәрвакыт курку хисе булырга тиеш. Әгәр синдә шул хис юк икән, бу — акылдан язу белән бер. Курыкмасаң, исән калу мөмкин түгел. Чөнки үзеңнең һәм яныңдагы иптәшеңнең тормышы өчен җан атып торасы. Беренче задание бер дә онытылмый. Ул бик тиз булды. Берничә минут сугыш... Шул арада югалтулар... Шуннан соң барысының да никадәр җитди икәненә төшенәсең, — диде солдат. Беренче заданиене үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен егет икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Гуманитар ярдәм килеп тора, блиндаж шәмнәр, маскировка челтәрләре, йорт токмачлары — барысын да алабыз дип рәхмәтен белдерде ул. Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ һәрвакыт бар икән, чөнки алар бик тиз янып бетә, ә яши торган урынны капларга кирәк дип аңлатты.
Солдатның әнисе Дамира апа Сомова ике бала тәрбияләп үстергән. Улы, махсус хәрби операциягә китү өчен контракт төзеп, әнисен шаккаттырган. Бүгенге көндә баласы өчен борчылып, көн саен аннан хәбәр көтеп, шул ук вакытта аның белән горурланып гомер итә ул.
— Билгеле, улымны җибәрергә теләмәдем, кайсы әни моның белән җайлы гына ризалашыр икән. Елаштык, тарткалаштык. Әмма ул, бөтен кеше бара, мин генә калыйммы дип, бик катгый торды, мин егет түгелмени, диде. Шалтыратмаса борчыласың, эч поша, өйнең бер почмагыннан икенчесенә йөрисең. Хәбәре килгәч тынычланасың. Көн саен аннан шалтырату көтеп яшибез, — диде Дамира Фидрат кызы. — Улым сеңлесе Әдилә белән бик дус, гел аралашып торалар, кияү белән дә хәбәрләшәләр. Улымнан нәрсә кирәк, посылкага ниләр салыйм дип сорыйм, әмма бер әйбер дә кирәк түгел, безнең монда бөтен нәрсә дә бар, ди. Гомумән, ул зарлана торган кеше түгел, артык сүз сөйләми. Холкы буенча кире, сүзендә торучы егет, әмма шул ук вакытта бик йомшак. Улым медален күрсәткәч, бик горурландым, иң мөһиме: сау-сәламәт булсын, исән-сау хезмәтен үтәп кайтсын.
Улының вакытлыча ялга кайтуы Дамира апа өчен сюрприз булган.
— Ишек шакыгач чыктым. Каршыда торган кешенең йөзенә игътибар иткәнче, иң элек аяк киеменә күз төште, аннары гәүдәсенә карадым. Шуннан соң да әле танымаган шикелле булдым, чөнки каршымда улымны күрермен дип көтмәгән идем, бу минем өчен көтелмәгән шатлык булды, — диде ул. — Бер әйбер дә ашамый, иркенләп, рәхәтләнеп йокламый, миңа ияләнергә ярамый дип, иртүк тора. Менә утын китерделәр, хәзер шуны урнаштырырга кирәк. Салам да биргәннәр иде. Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина һәрвакыт хәлне белешеп тора, ярдәм итәргә тырыша, рәхмәт аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев